САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

“Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз” конкурсы эшләреннән күргәзмә оештырылачак

9 нчы июльдә башланып киткән "Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз" конкурсы нәтиҗәләреннән фотокүргәзмә оештырылачак. Бу хакта Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында әлеге проектны тәкъдим итү чарасында хәбәр иттеләр. Чарада шулай ук Кырым Республикасыннан килгән вәкилләр, Татарстан халыклары ассамблеясының яшь вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре дә катнашты. Фотоконкурста социаль челтәрләрдән актив катнашучылар гына түгел,...

9 нчы июльдә башланып киткән "Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз" конкурсы нәтиҗәләреннән фотокүргәзмә оештырылачак.

Бу хакта Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында әлеге проектны тәкъдим итү чарасында хәбәр иттеләр. Чарада шулай ук Кырым Республикасыннан килгән вәкилләр, Татарстан халыклары ассамблеясының яшь вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре дә катнашты.

Фотоконкурста социаль челтәрләрдән актив катнашучылар гына түгел, ә теләге булганнар да фотоларын тәкъдим итә ала. ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов хәбәр иткәнчә, конкурска эшләрне fototatarstan@mail.ru электрон адресына яки ТР Халыклар дуслыгы йортына (Казан, Павлюхин урамы, 57) юлларга мөмкин.

Хөрмәтле райондашлар, исегезгә төшерәбез, конкурста катнашу өчен туган йорт, хезмәт, гаилә яки республика темасына багышланган фотосурәт төшерергә кирәк. Бәйгене оештыручылар, җиңүчеләрне күңелле һәм көтелмәгән бүләкләр көтә, дип вәгъдә итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев