САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Безнең ишегалды” программасы планнары тормышка ашырылачак

Быел республикада «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 1084 ишегалды яңартылачак. Моның өчен 8 миллиард сум акча каралган.

Бу хакта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

“Бу - зур проект, моның буенча гаять зур эш башкарылды. Планлаштырылган эшләр һичшиксез үтәләчәк», — диде ул.

Программа кысаларында юллар һәм тротуарларны төзекләндерү, урамнарда яктырткычлар урнаштыру, утыргычлар һәм чүп савытлары кую, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар булдыру, балалар мәйданчыкларын җиһазлау һәм өлешчә яшелләндерү эшләрен башкару күздә тотыла.

Биш елга исәпләнгән программа нигезендә республикада 6775 ишегалды төзекләндереләчәк. Моның өчен 50 миллиард сум каралган.

Фото:Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев