САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без ришвәткә каршы, -диләр Каташ— Каран мәктәбе укучылары

9 декабрь — Халыкара Коррупциягә каршы көрәш көне. Ришвәтчелеккә каршы көрәш көне Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан кабул ителә hәм ел саен 9 декабрьдә билгеләнә. 2003нче елда коррупциягә каршы Конвенциягә кул куела. Әлеге документка имза куйган илләрдә ришвәтчелеккә бәйле эшләр жинаять кылу буларак кабул ителә. Русиядә иң беренчеләрдән булып Конвенциягә кул куела. "Мин ришвәт алмыйм, минем держава өчен хәтерем кала." "Белое солнце пустыни" нәфис фильмы герое Павел Верещагинның һәркемгә мәгълүм бу сүзләре бүгенге көндә дә мөһимлеген югалтмый.

Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан Каташ— Каран мәктәбендә чаралар узды. Стенд яңартылды, китаплар күргәзмәсе куелды, рәсемнәр конкурсы узды. Атналыкны укучыларга "Мин ришвәткә каршы "дип исемләнгән класс сәгате белән тәмамладылар. Әңшәмә рәвешендә барды, презентация белән укучылар белемнәрен ныгыттылар.

Реклама

Гөләндәм Хәлиуллина язмасы һәм фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X