САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без беренчеләр идек

Хәниф Хәлиуллин - Татарстан Эчке эшләр министрлыгының янгын сакчылыгы идарәсендә бер районда 27 ел янгын күзәтчелеге инспекциясе начальнигы булып эшләгән бердәнбер хезмәткәр. Ул - район янгын куркынычсызлыгы системасына нигез салучы да. Инспекция эш нәтиҗәләре буенча республикада күп еллар призлы урыннар ала, ә аның җитәкчесе I, II, III дәрәҗә "Аерата хезмәтләре...

Хәниф Хәлиуллин - Татарстан Эчке эшләр министрлыгының янгын сакчылыгы идарәсендә бер районда 27 ел янгын күзәтчелеге инспекциясе начальнигы булып эшләгән бердәнбер хезмәткәр. Ул - район янгын куркынычсызлыгы системасына нигез салучы да. Инспекция эш нәтиҗәләре буенча республикада күп еллар призлы урыннар ала, ә аның җитәкчесе I, II, III дәрәҗә "Аерата хезмәтләре өчен" медальләре, "Үз бурычына тугрылык өчен", "I класслы белгеч" дигән күкрәк билгеләре, республиканың Эчке эшләр һәм башка министрлыклары, оешмаларның Почет грамоталары белән бүләкләнә. Ә аның өчен иң зур бүләк - 23 ел буе бергә хезмәт иткән, юлларның ачысын-төчесен бергә татыган "Москвич" машинасы. Хәзер аңа 41 ел һәм, хуҗасы лаеклы ялда булуга карамастан, алар һаман да - бергә.

- Мин район эчке эшләр бүлегенә комсомол путевкасы белән килдем. Ул чорда - 60 нчы елларда Сарман районы территориясе шактый зур булып, һәрберсе 3-5 бригаданы үз эченә алган 22 хуҗалыктан, ягъни 102 авылдан тора иде. 1965 нче ел ахырында Хөкүмәтнең "Илдә эчке эшләр органнарын яшь кадрлар белән тәэмин итү турында"гы карары дөнья күрде. Шуны үтәү йөзеннән, мине, комсомол һәм югары оешмаларның тәкъдиме белән, район эчке эшләр бүлегенең дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы итеп билгеләделәр. Ә аннан соң миңа җитәкчелекне тапшырдылар. Матди-техник базаны ныгытуны, машиналар булдыруны бурыч итеп куйдым. Киң колач белән алып барылган төзелешләр дә моңа этәргеч ясады. Нәтиҗәдә, 1990 нчы елга инспекция карамагындагы машиналар саны - 20гә, махсус янгын сүндерүгә көйләнгән бензовозлар саны 40ка җитте. 17 янгын сүндерү машинасы авылларга беркетелде. Яңа деполар булдыру буенча эш аеруча авыр булды. "Без сезгә ышанабыз. Безнең исемнән сөйләшегез", - диделәр район җитәкчеләре. Төзелеш башланганчы, шәһәр оешмаларына күп тапкырлар барырга туры килде. 1989 нчы елда депо төзелә башлады. Ләкин еллар болганып китте. "Җәмәгатьнеке булмаган объектлар төзүне туктатырга", - дигән карар чыкты. "Эшли алмыйбыз, туктыйбыз", - диделәр төзүчеләр. Кабат шәһәр оешмалары юлларын таптарга туры килде.
Янгынны сүндерү генә түгел, кисәтү турында да онытырга ярамый. Авыллардагы янгын сакчылыгы дружиналары әгъзалары белән төрле семинар-киңәшмәләр, тикшерүләр, өйрәнүләр үткәрүләр берсе дә калмады. Болар белән беррәттән эчке эшләр бүлегендә дежур торырга, алар белән рейдларга да чыгарга, җинаятьчеләрне эзләү эшендә катнашырга, участок инспекторы булырга, паспорт режимын да тикшерергә кирәк. 1973 нче елда Колмәт һәм Мортамак авылларында сарыклар югала башлады. Шикле машина йөргәнлеген белеп, аның каян икәнлеген ачыклаган арада Чапаев исемендәге һәм "Искра" колхозлары бухгалтерияләреннән акча һәм документлар белән сейфлар югалды. Суеп сатылган берничә сарыкның башы, сейфлар да табылды, җинаятьчеләр кулга алынды.
Районда ул елларда 40 меңнән артык кеше исәпләнә иде. Әмма алар белән эшләгән тынгысыз, йокысыз ул еллар хәзер дә сагындыра. Җитәкчелек, хөкүмәтебез хезмәтемне югары бәяләде. Әмма иң кадерлесе - инспекциягә 1972 нче елда бирелгән "Москвич" машинасы. Лаеклы ялга киткәндә, аны үземә калдырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев