САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без белгән һәм белмәгән Тукай

Җәлил бистәсенең 5 нче “Әкият” балалар бакчасында яраткан шагыйребез Габдулла Тукайнын 132 еллыгына багышланган шигырь бәйгесе булып үтте.

Бәйгедә Сарман районының 10 балалар бакчасыннан икешәр бала катнашты.Конкурста катнашучы балалар искиткеч матур итеп Г.Тукайның шигырьләрен башкардылар.Балаларның шигырьләрен хөкемдарлар:

Гарипова Зөлфия Шакирзяновна – Сарман муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты

Галиәхмәтова Альмира –  «Җәлилнефть» идарәсенең Хезмәт даны музее җитәкчесе

Миргасимова Гөлгенә  – Сарман муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлегенең педагог психологы

түбәндәгечә бәяләделәр:

1 урынга : Котлиева Ләйлә - Җәлил бистәсенең 3 нче “Аленушка” балалар бакчасы, Харисов Илдан - Сарманның 1 нче «Кояшкай» балалар бакчасы .

2 урынга : Майорова Карина - Җәлил бистәсенең 5 нче “Әкият” балалар бакчасы, Шәйхетдинов Раил- Сарманның 2 нче «Лилия» балалар бакчасы

3 урынга : Шиһапова Регина - Җәлил бистәсенең 1 нче “Каенкай” балалар бакчасы балалары лаек булдылар, калган катнашучыларга , башкару осталыкларына карап, номинацияләр бирелде.

Конкурс Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев