САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Без барабыз, ә сез, дуслар?

26 ок­тябрь­дә 9.00-12.00 сә­гать­ләр­дә ра­йон үзәк хас­та­ха­нә­сен­дә до­нор кө­не үт­кә­ре­лә. Кан алу Чал­лы кан кү­че­рү стан­ци­я­се хез­мәт­кәр­лә­ре та­ра­фын­нан баш­ка­ры­ла. 18 яшь­тән алып 60 яшь­кә ка­дәр­ле сә­ла­мәт­ле­ге рөх­сәт ит­кән һәр ке­ше кан би­рә ала. Кан би­рер­гә кил­гән­дә үзең бе­лән пас­порт алып ки­лү ки­рәк. Кич­тән май­лы, тоз­лы, бо­рыч­лы, ыс­лан­ган ри­зык­лар аша­мас­ка ки­ңәш...

26 ок­тябрь­дә 9.00-12.00 сә­гать­ләр­дә ра­йон үзәк хас­та­ха­нә­сен­дә до­нор кө­не үт­кә­ре­лә. Кан алу Чал­лы кан кү­че­рү стан­ци­я­се хез­мәт­кәр­лә­ре та­ра­фын­нан баш­ка­ры­ла. 18 яшь­тән алып 60 яшь­кә ка­дәр­ле сә­ла­мәт­ле­ге рөх­сәт ит­кән һәр ке­ше кан би­рә ала. Кан би­рер­гә кил­гән­дә үзең бе­лән пас­порт алып ки­лү ки­рәк. Кич­тән май­лы, тоз­лы, бо­рыч­лы, ыс­лан­ган ри­зык­лар аша­мас­ка ки­ңәш ите­лә. Тә­мә­ке тар­тыр­га, ара­кы, сы­ра эчәр­гә дә яра­мый. Ир­тән җи­ңел ри­зык­лар кул­ла­ну - сок, кү­мәч бе­лән бал­лы чәй эчеп ки­лү ях­шы.

Кан би­рер­гә ки­лү­че­ләр иң элек ме­ди­ци­на тик­ше­рүе үтә­ләр, алар­га чәй, көн­дез­ге аш өчен 640 сум ак­ча, 2 көн тү­ләү­ле ял би­ре­лә.

Кан би­рер­гә кил­гәч, үзең ки­чер­гән авы­ру­лар ха­кын­да әй­тер­гә ки­рәк. Алар­ны яше­реп кал­дыр­ган өчен за­кон ни­ге­зен­дә җа­вап­лы­лык ка­рал­ган.

Кан кем­нәр­дән алын­мый соң? Нар­ко­ман­нар, В һәм С ви­рус­лы ге­па­тит, си­фи­лис, ту­бер­ку­лез, хро­ник һәм кан авы­ру­ла­ры бе­лән авы­ру­чы­лар­дан, йөк­ле һәм ба­ла име­зү­че ха­тын-кыз­лар­дан һәм баш­ка­лар­дан. Сә­ла­мәт­лек­лә­ре рөх­сәт ит­кән сар­ман­лы­лар, алар бе­лән берр­рәт­тән да­и­ми кан би­реп то­ру­чы до­нор­ла­ры­быз бу иге­лек­ле эш­тән чит­тә кал­мас­лар дип ыша­на­быз.

Гө­лү­сә Мөх­ли­сул­ли­на, ра­йон үзәк хас­та­ха­нә­се­нең транс­фу­зи­о­ло­гия ка­би­не­ты шәф­кать ту­та­шы

фото из:https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев