САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Без бала чакта бу көнне сугым суялар иде", - ди райондашыбыз Энҗе апа

.

Өлкәнрәк буын өчен бүгенге бәйрәм бик күп хатирәләргә бай. Бер райондашыбыз үзенең яшьлек истәлеген безгә дә юллаган. Шуны сезгә дә җиткерәсе килде, дуслар. Рәхәтләнеп укыгыз әле.
"7 ноябрь көне, без үскәндә, зур бәйрәм иде. Шыгрым тулы клубта башта доклад, аннан концерт булыр иде. Шәhәрдән кунаклар да кайтып тулгач, клубта бик тыгын була иде. Ваграк балалар сәхнә алдындагы идәнгә утырып карый идек тамашаны. Бераз үскәч, үзебез сәхнәгә мендек. Бу көнне сугым суела иде. Әтиләр өмәләп, алдан килешенгән чират буенча, аерым ашатылган сугым малын чалалар иде. Әниләр, җылы су, таслар әзерләп, өйдә, тәрәзәдән карап торалар. Хатын-кызга, бала-чагага сугым суелган җирдә булырга ярамый иде. Инде "эше беткәч" кенә, кул болгыйлар да, әниләр эчәге кабул итәргә чыгалар. Бу вакытта күктә карга өере дә сый өмет итеп каргылдаша, олыларның да кәефе күтәренке, шаян сүз белән аралашалар, "эсбижи" иттән аш салына, бәлеш эчлеге турала башлый.... Кирпеч радиодан Илhам Шакиров "Урап-урап, карлар күмә" дип җыр суза. Менә шундый иде ул бәйрәм! Авыл тулы кеше. Урам тулы бала-чага. Буада боз каткан. Бер ягыннан тизләнеп китеп, икенче ягына (ярына) барып бәреләбез. Киез итек, җитсә, бер кышка җитә. Кич өйләрдә бәйрәм итәләр. Әти, мәрхүм, көй танымаса да, "Давылларда очты ал яулыгым" ны суза. Йокысыз ыгы-зыгылы җәй артта кала, тук, тыныч кыш башлана".
Ә сездә нинди хатирәләр саклана, дуслар?

Альбина Сабирова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев