САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Алты райондашыбызны талпан тешләгән

Белгечләр әйтүенчә, республикада талпан тешләп, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр башка еллардагыдан 4 тапкырга артыграк.

 Ә район үзәк хастаханәсеннән хәбәр итүләренчә, бу бөҗәкләр райондашларыбызны да тешләргә өлгергән инде. 19 апрельдән башлап, 7 майга кадәр алты райондашыбыз ярдәм сорап, шифаханәгә мөрәҗәгать иткән. Белгечләр фаразлавынча, быел талпаннарның активлашу чоры 9 май тирәсенә туры киләчәк. Алар быел бу бөҗәкләрнең башка еллардагыдан усалрак, катырак тешләвен дә әйтәләр.
Күпләр уйлаганча, талпаннар агачта түгел, биек, куе үләнлекләрдә яшиләр. Шуңа күрә аларны урманда гына түгел, басуда да очратырга мөмкин. Этләр һәм кошларга ияреп, алар хәтта шәһәр урамнарына да үтеп керергә мөмкин. Сак булыгыз, хөрмәтле райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев