САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бергәләп көрәшкәндә

Бүгенге көндә коррупциягә каршы көрәш буенча ил күләмендә җитди бурычлар куелды. Безнең республика һәм районда да аңа каршы көрәш программасы тормышка ашырыла. Бу хакта сөйләвен үтенеп, без район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Наил Миннеголовка мөрәҗәгать иттек. - Коррупция бүгенге көндә - масштаблы һәм системалы күренеш. Ул дәүләт...

Бүгенге көндә коррупциягә каршы көрәш буенча ил күләмендә җитди бурычлар куелды. Безнең республика һәм районда да аңа каршы көрәш программасы тормышка ашырыла. Бу хакта сөйләвен үтенеп, без район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Наил Миннеголовка мөрәҗәгать иттек.
- Коррупция бүгенге көндә - масштаблы һәм системалы күренеш. Ул дәүләт һәм җәмгыятьнең бөтен сфераларына да үтеп керә һәм теге яки бу күләмдә барлык илләр өчен дә хас. Шул исәптән, Россия дә искәрмә түгел. Шуңа күрә, коррупциягә каршы тору өчен хокукый, оештыру һәм җинаять-процессуаль чараларның үткәрелеп торуы очраклы түгел. Бу процессларга Татарстан Республикасы да үз өлешен кертә. Инде өченче тапкыр махсус - 2012-2014 нче елларга коррупциягә каршы республика комплекслы программасы тормышка ашырыла.
Республикада коррупция проблемасына карата җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итүгә һәм гражданнарда коррупциягә каршы көрәш фикерен формалаштыруга аерым игътибар бирелә. Бу тармакта эш җәмәгать оешмалары, яшьләр хәрәкәте белән берлектә алып барыла. Массакүләм мәгълүмат чаралары коррупциягә каршы пропаганда алып баруда нәтиҗәле чара булып торалар.
Билгеле булганча, коррупциягә каршы көрәш РФ Президенты Указы, "Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турында"гы ТР Законы, ТР Президенты Указлары, Министрлар кабинеты карарлары, дәүләт власте, җирле үзидарә органнарының хокукый актлары нигезендә алып барыла.
Коррупциягә каршы республика комплекслы программасының үтәлеше буенча берничә мисал китерәсем килә. Район башкарма комитеты җитәкчесе карары белән "2012-2014 нче елларга Сарман муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш комплекслы программасы" кабул ителде. Район Советының 70 нче санлы карары (28.05.2012) белән муниципаль хезмәт турындагы положениегә үзгәрешләр кертелде. Җирле үзидарә органнарында, районның сайлау комиссиясе аппаратында мәнфәгатьләрне көйләү комиссиясе турындагы положение дә үзгәрешләр кичерде. Коррупцион хокук бозуларны кисәтү буенча аерым җаваплы кеше билгеләнде, ул махсус хәзерлек үтте. Дәүләт һәм муниципаль вазифаларны башкаручыларның, аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, мөлкәти йөкләмәләре һәм башкалар тикшерелде. Бу мәгълүматлар районның официаль сайтына урнаштырылды.
Халык өчен дәүләт һәм муниципаль органнар эшчәнлегенең ачыклыгын тәэмин итү, аларның җәмәгатьчелек белән бәйләнешен ныгыту, коррупциягә каршы көрәш активлыгын стимуллаштыру буенча эш алып барыла. "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында"гы 210 нчы санлы федераль закон нигезендә, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү регламенты тиешле таләпләргә туры китерелде. Архив, загс, опека һәм попечительлек бүлекләрен кертмичә, район халкына 27 төр муниципаль хезмәт күрсәтелә. Аларның барысы да "ТРның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре реестры" дәүләт системасына кертелде. Электрон ведомствоара элемтә кысаларында электрон ведомствоара элемтәнең төбәк системасы сервисларына керүне тәэмин итү буенча җаваплы кеше билгеләнде, ведомствоара бәйләнештә катнашучыларның исемлеге ачыкланды, системага керү тәэмин ителде. Районның рәсми сайтына урнаштырылган "Коррупциягә каршы көрәш" бүлегендә коррупциягә каршы буенча эшчәнлекнең торышы яктыртылып барыла. Сайтта интернет-кабул итү бүлмәсе, "кайнар линия" телефоннары эшли. Дәүләт һәм муниципаль заказларны урнаштыру буенча эшчәнлек камилләштерелә бара.
Билгеле, коррупциягә каршы көрәш буенча күрелгән чараларның уңай нәтиҗәләре бар. Шулай да кимчелекләр дә юк түгел. Әмма аларны бетерү, һичьюгы киметү буенча чаралар күрелә. Әйтик, максатчан программалар кысаларында бирелә торган дәүләт ярдәме турында халыкка даими аңлатылып торыла. Шулай ук алга сөрүлек җирләренә инвентаризация үткәрү, хезмәт базарындагы киеренкелекне бетерү, җир участокларына һәм башка мөлкәткә мониторинг үткәрү, җирләрне һәм башка мөлкәтне файдаланудан кергән керемнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм башкалар буенча бурычлар куелды һәм болар буенча эш алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев