САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

"Бергә чакта" фотоконкурсы. Сарманнан Сәетшиннар гаиләсе

"Безнең гаиләдә дүрт кеше: әтием Марсель, әнием Венера, апам Динара һәм мин. Без - бик тату һәм тырыш гаилә. Әтием белән әниемнең эшләре дә уртак. Алар һәрчак үзара киңәшләшеп эш йөртәләр. Безнең фикерләрне беләсе килеп, киңәшләр сорыйлар. Шулай җыелып, фикерләшеп, уен-көлкеле сөйләшүләрдән яңа фикерләр туа. Әниемне, әтиемне, апамны бик яратам,...

"Безнең гаиләдә дүрт кеше: әтием Марсель, әнием Венера, апам Динара һәм мин. Без - бик тату һәм тырыш гаилә. Әтием белән әниемнең эшләре дә уртак. Алар һәрчак үзара киңәшләшеп эш йөртәләр. Безнең фикерләрне беләсе килеп, киңәшләр сорыйлар. Шулай җыелып, фикерләшеп, уен-көлкеле сөйләшүләрдән яңа фикерләр туа. Әниемне, әтиемне, апамны бик яратам, аларның һәрчак сау-сәламәт, озын гомерле, бәхетле булуларын теләп яшим. Бөтен гаиләләргә дә иң изге теләкләремне телим.

Гаиләбез, эш белән берлектә, ял да итә белә. Фотода күренгәнчә, Яңа елны да, чәчәк бәйрәменә дә экскурсияга Санкт-Петербургка бергә йөрибез. Шулай ук, чагыштыру өчен, 13 елдан соң берүк төрле итеп төшкән фотоны җибәрдем", дип язды Сарманнан Илназ Сәетшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев