САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

"Бергә чакта" фотоконкурсы. Сарманнан Гәрәевлар гаиләсе

"Безнең олы гаилә алты кешедэн тора. Әтием Рамил, әнием Алсу, дәү әти Ирек,дәү әни Рәмзия, абыем Айдар hәм мин - Эльвина. Әтием белән Әнием себергә барып эшлиләр. Абыем Мәскәүдә эшли hәм буш вакытында Шаяннар һәм тапкырлар клубында уйный. Мин Әлмәт шәһәренең медицина көллиятендә белем алам. Ял көннәрендә яраткан дәү әти...

"Безнең олы гаилә алты кешедэн тора. Әтием Рамил, әнием Алсу, дәү әти Ирек,дәү әни Рәмзия, абыем Айдар hәм мин - Эльвина.

Әтием белән Әнием себергә барып эшлиләр. Абыем Мәскәүдә эшли hәм буш вакытында Шаяннар һәм тапкырлар клубында уйный. Мин Әлмәт шәһәренең медицина көллиятендә белем алам.

Ял көннәрендә яраткан дәү әти белән дәү әнием янына кайтып йөрим. Әбием белән Бабам безне үзләренең тәмле ашлары белән сыйлап торалар. Кайтуыбызга хуш исле мунча ягып куялар. Аларнын җылы сүзләре күңелләребезне дә, өебезне дә нурландырып тора.

Без абыем белән әти-әнигә, әби-бабама өй эшләрендә гел ярдәм итәбез.

Гаиләм бик тату яши. Алдагы көннәрдә дә безнең татулык җепләре өзелмәс. Безнең гаилә алдагы буынга үрнәк булыр дип ышанып калам", дип язды Сарманнан Эльвина Гәрәева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев