Беренче санлы Җәлил урта мәктәбе өстәмә белем бирү педагогы Флюзә Шәйхетдинова республика бәйгесендә район данын яклый
Республикада быел өстәмә белем бирү педагоглары арасында бәйге узды. Муниципаль турда җиңеп чыккан беренче санлы Җәлил урта мәктәбе өстәмә белем бирү педагогы Флюзә Шәйхетдинова һәм Җәлил гимназиясе өстәмә белем бирү педагогы Вероника Гамирова мартта Зәй шәһәрендә уздырылган зона турында катнаштылар. Алар икесе дә уңышлы чыгыш ясадылар, ә Флюзә Шәйхетдинова, иң...
Республикада быел өстәмә белем бирү педагоглары арасында бәйге узды. Муниципаль турда җиңеп чыккан беренче санлы Җәлил урта мәктәбе өстәмә белем бирү педагогы Флюзә Шәйхетдинова һәм Җәлил гимназиясе өстәмә белем бирү педагогы Вероника Гамирова мартта Зәй шәһәрендә уздырылган зона турында катнаштылар. Алар икесе дә уңышлы чыгыш ясадылар, ә Флюзә Шәйхетдинова, иң күп балл җыеп, финалга чыкты.
Республика туры 13 апрельдән 17 апрельгә кадәр дәвам итә. Бүгенге көндә Флюзә Шәйхетдинова республика бәйгесендә район данын яклый. Аңа уңышлар һәм җиңү телик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев