САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы мини-футбол турнирында җиңде

Бүген Сарманның үзәк ял паркында мини-футбол буенча район беренчелегенә ярышларның өченче урын өчен һәм финал уеннары узды. Өченче урын өчен уенда мәчет командасы Башкарма комитет командасын 4:2 исәбе белән җиңде. Финалда беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм мәгариф бүлеге командалары очраштылар. Киеренке уенда төп вакыт кына җитмәде -...

Бүген Сарманның үзәк ял паркында мини-футбол буенча район беренчелегенә ярышларның өченче урын өчен һәм финал уеннары узды. Өченче урын өчен уенда мәчет командасы Башкарма комитет командасын 4:2 исәбе белән җиңде. Финалда беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм мәгариф бүлеге командалары очраштылар. Киеренке уенда төп вакыт кына җитмәде - 3:3. Уенда бәхәсле моментлар да булды, уенчылар хөкемдар белән кайбер моментларда килешеп бетмәделәр. Өстәмә вакытта командалар голлар белән алыштылар. Нәтиҗәдә уен 4:4 исәбе белән тәмамланды һәм пенальти сериясе кирәк булды. Анда спорт мәктәбе уенчылары төзрәк типтеләр - 3:1 һәм чемпион исеме яуладылар. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар, медальләр, акчалата приз һәм кубоклар тапшырдылар. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров шулай ук үз егетләрен билгеләп үтте һәм бүләкләр тапшырды.

Иң яхшы капкачы исеменә мәчет командасыннан Илнур Сабиров лаек булды. Башкарма комитет командасы сакчысы Илдус Гәрәев үз амплуасында иң яхшысы булып танылды. Һөҗүмчеләр арасында иң яхшысы - Руслан Фәсхетдинов (мәгариф бүлеге). Турнирның иң яхшы уенчысы булып балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе капитаны Илсур Ганиев танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев