САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Беребез өчен беребез кирәк

Яңа Әхмәт авылында халык өчен, бигрәк тә өлкәннәр өчен матур кичәләр, кызыклы очрашуларны еш оештыралар. Ноябрь ахырында Аналар көне уңаеннан үткәрелгән очрашу да күңелгә кереп калды. Сарман авыл җирлеге ветераннар советы әгъзасы Гөлүсә Ризатдинованың кичәне мәчеттә оештыруы бигрәк тә үзенчәлекле, дулкынландыргыч төсмер алды. Сәгате-минуты белән өлкән яшьтәге апалар, әбиләр килеп...

Яңа Әхмәт авылында халык өчен, бигрәк тә өлкәннәр өчен матур кичәләр, кызыклы очрашуларны еш оештыралар. Ноябрь ахырында Аналар көне уңаеннан үткәрелгән очрашу да күңелгә кереп калды.
Сарман авыл җирлеге ветераннар советы әгъзасы Гөлүсә Ризатдинованың кичәне мәчеттә оештыруы бигрәк тә үзенчәлекле, дулкынландыргыч төсмер алды. Сәгате-минуты белән өлкән яшьтәге апалар, әбиләр килеп җиттеләр, ак яулыкларын, чуклы шәлләрен бөркәнеп, мул ризыклы өстәлләр артына әдәпле генә тезелеп утырдылар.
Иң элек Гөлүсә апа килгән әби-апаларны бәйрәм белән котлады. Райондашыбыз, Түбән Кама мәчетенең имам-хатибы Йосыф хәзрәтнең "Сарман" газетасының 21 нче ноябрь санында басылып чыккан "Анасының йөзен күреп сөенмәгән, зиначының йөзен күреп көенсен..." дигән гыйбрәтле язмасы буенча фикер алыштык. Бу язманы өйдә укыган булсам да, мәчеттә укыганны тыңлау күңелдә бөтенләй икенче төрле хисләр кузгатты. Гөлүсә апа матур итеп Коръән аятьләре, мөнәҗәтләр укыды. Вафат булганнар рухына дога кылынды.
Авылның хөрмәтле кешеләре, өлкән яшьтәге әбиләрнең юбилейларын билгеләп үтү кичәгә тагын бер гүзәл төсмер өстәде. Гарипова Шәмсенур, Әхмәтшина Сәкинә апаларга - 80, Салихова Рәисә, Әхмәтшина Фатыйма, Әхмәтҗанова Өлфәт, Фатыйхова Минниямал әбиләргә 85 яшь тулган икән. Гөлүсә апа аларның һәрберсе турында матур итеп сөйләп, күңелләрен күрде, котлап, чуклы шәлләр бүләк итте.
Язмамда Гөлүсә апага соклануымны белдерәсем килә. Тормышта төрлесен күргән, авырлыклары да, хәсрәтләре дә күп булган. Ләкин төшенкелеккә бирелмичә, шат күңелле, оптимист, олы җанлы булып кала белгән ул. Бүген дә бар булганына куанып, инвалид Сабирҗан абыйны (редакциядән: газета укучыларга Шәйхелмәрдән буларак таныш) хөрмәтләп яши. Бер җәмәгать эшеннән дә читтә калмый. Бу кичәне дә үзе хисабыннан, малайлары ярдәме белән оештырган. "Гөлүсә апа, ничек җитешәсез, әле авылда күмү йолаларына да йөрисез икән", - диюемә, "Теләк кенә кирәк, Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итә. Балаларым, киленнәрем, оныкларым да әйбәт. Алар булыша", - дип җаваплады.
Шулай итеп, тәбикмәкләр белән кайнар чәйләр эчеп, гөрләшеп утырдык. Район ветераннар советы әгъзасы Нурсинә Хәйруллина райондагы яңалыкларга, өлкәннәр өчен булдырылган мөмкинлекләргә тукталды. Күршесенә күрше керми, кеше хәлен кеше белми торган заманда Яңа Әхмәттә өлкәннәр арасындагы татулык, бердәмлек, бер-берсенә ярдәмгә килергә әзер тору кебек сыйфатлар күңелдә куаныч, рәхәтлек тудырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев