САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бердәмроссиялеләр Конференциясе үтте

Делегатлар бер тавыштан XXXII Конференциягә делегат итеп Сарман җирле бүлекчәсе политсоветы секретаре Фәрит Хөснуллинны сайладылар.

Бүген район мәдәният йортында “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе XXVI Конференциясен уздырды. Аны Сарман җирле бүлекчәсе политсоветы секретаре Фәрит Хөснуллин алып барды. Конференция эшендә ТР Дәүләт Советы депутатлары – ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча Комитеты әгъзасы Марат Галеев, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе Секретаре урынбасары, Региональ политсовет Президиумы әгъзасы Геннадий Глушков катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.
Көн тәртибе буенча “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе Конференциясенә депутатлар сайлау булды. Делегатлар бер тавыштан XXXII Конференциягә делегат итеп Сарман җирле бүлекчәсе политсоветы секретаре Фәрит Хөснуллинны сайладылар.
Икенче көн тәртибе буенча Фәрит Мөнәвир улы Сарман җирле бүлекчәсе алдына куелган бурычлар турында сөйләде. Аннан Сарман районы территориясендә җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатлар тәкъдим итү турында сорау каралды. Конференциянең 3 этабы көзгә билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев