САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе Политсоветының чираттагы утырышы узды

Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Иң элек юбилейларын билгеләп үткән җитәкчеләр тәбрикләнде. ДОСААФның район бүлеге җитәкчесе Фирдәвес Ганиевка, федераль миграция хезмәтенең район бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Харисовага - район Советының Почет грамотасы, Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗановка истәлек бүләге тапшырылды. Беренче көн тәртибе буенча - Яңа...

Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Иң элек юбилейларын билгеләп үткән җитәкчеләр тәбрикләнде. ДОСААФның район бүлеге җитәкчесе Фирдәвес Ганиевка, федераль миграция хезмәтенең район бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Харисовага - район Советының Почет грамотасы, Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗановка истәлек бүләге тапшырылды.
Беренче көн тәртибе буенча - Яңа ел бәйрәме чараларына әзерлек турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова сөйләде. Ул бәйрәмгә әзерлек кысаларында оешма-предприятиеләр урнашкан биналарны, торак йортларны, бассейн территориясенә утыртылган чыршыларны бизәү турында сөйләде, бәйрәм көннәрендә һәм ялларында узачак күңел ачу, спорт чаралары планы белән таныштырды. Мәгълүм булганча, бу якшәмбедә, ягъни 29 ноябрь көнне, Сарман авылында үзара салым буенча референдум узачак. Әлеге чара хакында Сарман авылы җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәсәнов чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев