САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе, балалар үзәк китапханәсе белән берлектә, Бердәмлек көне уңаеннан, “Балалар илне ясый” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде

Анда Сарман мәктәбе һәм гимназиянең 1-4 каласс укучылары катнашты. Конкурска 123 эш кабул ителде. Аларның 8-е җиңү яулады. Аерым алганда, Сарман мәктәбеннән 1а класс укучысы Лиана Габрахманова - беренче, 1б классыннан Зилия Габдрахманова - икенче, 4а классыннан Ислам Марданов- өченче, шул уку класстан Индира Ильясова дүртенче урынны яуладылар. Сарман гимназиясеннән...

Анда Сарман мәктәбе һәм гимназиянең 1-4 каласс укучылары катнашты. Конкурска 123 эш кабул ителде. Аларның 8-е җиңү яулады. Аерым алганда, Сарман мәктәбеннән 1а класс укучысы Лиана Габрахманова - беренче, 1б классыннан Зилия Габдрахманова - икенче, 4а классыннан Ислам Марданов- өченче, шул уку класстан Индира Ильясова дүртенче урынны яуладылар. Сарман гимназиясеннән 4а класс укучысы Илшат Гыйльфанов беренче булса, шул уку класстан Ислам Хәйдәровка - икенче, 3б класс укучылары Адел Гарифуллин белән Камилә Нурмөхәммәтовага өченче һәм дүртенче урыннар бирелде. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәче башкарма комитеты җитәкчесе Гөлүсә Харисова аларга истәлек бүләкләре һәм Мактау кәгазьләре тапшырды. Укучыларны әлеге конкурска әзерләүдә зур өлеш керткән Сарман мәктәбе укытучылары Әлфинур Александровага, Илмира Әхәтовага, Нурия Салиховага, Сарман гимназиясеннән Резидә Сорокинага, Илмира Гыйльфановага да "Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлекчәсенең Мактау кәгазьләре тапшырылды. Бәйгенең "Актив катнашкан өчен" номинациясе дә булдырылган иде. Анда гимназия укучылары Зөһрә Шиһапова(4б класс), Радомир Брызгалов (3а класс) эшләре билгеләп үтелде.

фото һәм материалны Роза Ганиева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев