САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Бердәм Россия” сәяси партиясе фракциясе җыелыш үткәрде

Бүген район Советында “Бердәм Россия” сәяси партиясе фракциясе җыелышы үткәрелде.

Анда “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе Җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә депутатларның халыкны кабул итүдә катнашуларын активлаштыру мәсьәләсе каралды.
Җыелышны фракция җитәкчесе – район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева алып барды. Анда сайлау алды чараларын үткәрү, халыктан наказлар җыю, аның ихтыяҗын өйрәнү турында сөйләшенде. Депутатларның халыкны кабинетта гына түгел, күчмә кабул итүләр үткәрүләренең дә мөһимлеге турында билгеләп үтелде. Шунысын да әйтергә кирәк: халыкны мобиль кабул итүләр дә гамәлгә кертеләчәк.
Гүзәл Гәрәева депутатлар алдына һәр мөмкинлектән максималь файдалану, халык ихтыяҗларын яхшылап өйрәнү һәм аларны сайлау алды программасына кертү, тормышка ашыру, реаль эшләр белән халык абруен казану өстендә эшләү бурычын куйды. Шушында ук депутатлар халыкны кабул итүләрдә катнашу буенча үз эшчәнлекләре турында отчет бирделәр.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев