САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсе конференциясе үткәрелде

Бүген район үзәгендә “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлекчәсенең чираттагы конференциясе үткәрелде.

Көн тәртибенең беренче мәсьәләсе буенча партиянең Сарман җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Фәрит Хөснуллин быел башкарылган эшләр турында сөйләде, алда торган бурычларга тукталды. Партиянең җирле политсоветлары составын яңарту турындагы информация белән партиянең Сарман җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Гүзәл Гәрәева чыгыш ясады. Конференциядә шулай ук “Бердәм Россия” сәяси партиясе Татарстан региональ бүлекчәсенең XXVIII конференциясенә делегатлар сайланды. Болар - партиянең Сарман җирле бүлекчәсе секретаре Фәрит Хөснуллин, Сарман җирле бүлекчәсе политсоветы әгъзасы Гөлүсә Харисова һәм “Бердәм Россия” сәяси партиясе әгъзасы Фәндәс Вәлиев.

Зөлфия Шәрипова фотолары һәм язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев