САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ә Сарманда 2007дән бирле шулай йөриләр

Став­ро­поль өл­кә­се­нең Ка­ра-Тү­бә авы­лын­да бул­ган аң­ла­шыл­мау­чан­лык­тан соң, мәк­тәп фор­ма­сы­на ка­ра­та дәү­ләт та­ра­фын­нан игъ­ти­бар арт­ты. Бе­рен­че сентябрь­дән иле­без­нең го­му­ми бе­лем би­рү уч­реж­де­ниеләрендә уку­чы­лар өчен бер­дәм фор­ма кер­те­лә­чәк. Фор­ма­ның фа­со­нын һәм тө­сен мәк­тәп әти-әни­ләр бе­лән бер­лек­тә сай­лая­чак, шул исәп­тән - яу­лык бәй­ләү-бәй­лә­мәү мәсь­ә­лә­сен дә. Ка­ра-Тү­бә мәк­тә­бе ди­рек­то­ры Марина Савченкога уку­чы кыз­лар­ның яу­лык­тан...

Став­ро­поль өл­кә­се­нең Ка­ра-Тү­бә авы­лын­да бул­ган аң­ла­шыл­мау­чан­лык­тан соң, мәк­тәп фор­ма­сы­на ка­ра­та дәү­ләт та­ра­фын­нан игъ­ти­бар арт­ты. Бе­рен­че сентябрь­дән иле­без­нең го­му­ми бе­лем би­рү уч­реж­де­ниеләрендә уку­чы­лар өчен бер­дәм фор­ма кер­те­лә­чәк.

Фор­ма­ның фа­со­нын һәм тө­сен мәк­тәп әти-әни­ләр бе­лән бер­лек­тә сай­лая­чак, шул исәп­тән - яу­лык бәй­ләү-бәй­лә­мәү мәсь­ә­лә­сен дә. Ка­ра-Тү­бә мәк­тә­бе ди­рек­то­ры Марина Савченкога уку­чы кыз­лар­ның яу­лык­тан йө­рү­лә­ре оша­м­ый, һәм ул мәктәпкә яулык бәйләп йөрүне тыя. Аннан яу­лык бәй­ләп йөр­гән кыз­лар­ның әти-әни­лә­ре исеменнән адвокат Морад Мусаев суд­ка мө­рә­җә­гать итә. Суд "мәк­тәп­ләр - дөнь­я­ви, шу­ңа кү­рә уку­чы­лар­га яу­лык­тан йө­рү ты­е­ла", ди­гән ка­рар чы­га­ра. Без­нең Сар­ман ра­йо­ны мәк­тәп­лә­рен­дә фор­ма­дан йө­рү 2007 нче ел­да кер­те­л­де. Һәм бу мәсь­ә­лә­дә бер­нин­ди кар­шы­лык­лар да кү­зә­тел­гә­не юк.

ТР Мә­га­риф һәм фән ми­нист­ры Эн­гель Фәт­та­хов 9 нчы июль­дә үт­кән бри­финг­та бу уңайдан бирелгән сорауга: "Без­нең та­тар мил­ли тра­ди­ци­я­лә­ре­без дә бар бит. Шу­ңа кү­рә ан­дый җир­ләр бар икән, йөр­сен­нәр. Аңа нәр­сә әй­тә­сең, бү­ген мәк­тәп кы­рын­да то­рып, "яу­лы­гы­ңны сал", дип то­рып бул­мый. Га­и­лә­дә ба­ла шу­лай мил­ли рух­та тәр­би­я­лән­гән икән, ул шу­лай дә­вам итә­чәк. Мәк­тәп­кә бар­ма­са-бар­мас, әм­ма ул аны таш­ла­ма­я­чак. Мин мон­да проб­ле­ма күр­мим. Юк җир­дән проб­ле­ма яса­мас­ка ки­рәк", - дип җа­вап бир­де.

Сар­ман­лы­лар мәк­тәп фор­ма­сы ха­кын­да нәр­сә уй­лый?

Ди­на­ра Валеева:

- Без­нең мәк­тәп­тә фор­ма ки­еп йө­рү күп­тән­нән ин­де. Ми­нем уй­ла­вым­ча, мә­ктәп­кә фор­ма­дан йө­рер­гә ки­рәк. Ба­ла­лар төр­ле-төр­ле ки­е­нә баш­ла­са, ни бу­ла ин­де ул? Мин ин­де, яшь ке­ше бу­ла­рак, фор­ма­сыз йө­рер идем, лә­кин уку ва­кы­тын­да бу бик уңай­лы бу­лыр, дип уй­ла­мыйм.

Рим­ма Мөхәмәдьянова:

- Әл­бәт­тә, фор­ма ки­рәк. Мәк­тәп­кә бар­гач, мәк­тәп фор­ма­сы бу­лыр­га ти­еш, дип уй­лыйм. Без үзе­без дә фор­ма­дан йөр­дек, бик уңай­лы, кыйм­мәт тә тү­гел. Төр­ле бә­ядә алып бу­ла. Ми­нем улым гы­на ник­тер фор­ма ки­яр­гә те­лә­ми, ярат­мый. Менә аның бе­лән бик авыр. Ачуланып, кид­ер­теп җи­бә­рәм!

Реклама

Ал­ла­га шө­кер, Сар­ма­ны­быз­да фор­ма бе­лән яу­лык бәй­ләп йө­рү­че кыз­лар­га, кай­бер тө­бәк­ләр­дә­ге сы­ман, тис­кә­ре ка­раш бул­га­ны юк.

Сөм­бел Сәетгәрәева:

- Яу­лык бәй­лә­гән­гә сүз әй­тү­че бул­ма­ды, лә­кин фор­ма ки­яргә ту­ры кил­де. Укы­ту­чы­лар ми­нем яу­лык бәй­лә­гә­нем­не бик хуп­лый­лар иде һәм алар ягын­нан мин ба­ры тик ягым­лы сүз­ләр ише­тә идем.

Мәк­тәп фор­ма­сы уку­чы­ны дис­цип­ли­на­га, тәр­тип­кә һәм пөх­тә­лек­кә өй­рә­тә. Төр­ле со­ци­аль кат­лау­лар­ны да ти­гез­ли. Мәк­тәп­лә­ре­без­дә­ге мо­хит һәм бе­лем би­рү сис­те­ма­сы ба­ла­лар­ны шә­хес бу­ла­рак үс­те­рү­гә юнәл­тел­сә, ки­ем ге­нә уку­чы­лар­ның ин­ди­ви­ду­аль­ле­ген бе­те­рә ал­мый.

СанПин таләпләре

Форма өчен тукыманың сыйфатына аерым игътибар биреләчәк. Составында киҗе мамык, вискоза, йон, полиэстер, лавсан һәм нейлон булган тукымалар ярый. Мәктәп формасының күлмәкләрендә синтетика 35 проценттан, ә костюмнарында - 55 проценттан артмаска тиеш.

Суз уңаеннан

Россиядә мәктәп формасының тарихы 1834 нче елда башлана. 1918 нче елда аны, "буржуазия калдыгы" дип, бетерәләр. 1948 нче елда, барлык оешма вәкилләрен форма белән тәэмин иткәч, мәктәп формасын кию дә мәҗбүри булып кала. 1992 нче елның язында мәктәп формаларыннан яңадан баш тарталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X