САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер айда... ике тапкыр бәби тапкан!

Бангладешта яшәүче хатын бала тапканнан соң 26 көн үткәч... янә игезәк балалар тудырган.

20 яшьлек Арифа Султана беренче баласын февральдә дөньяга китерә. Табиблар хатын-кыздагы сирәк аномалияне күрми – аның карынында икенче аналык була, ә анда янә ике сабый дөньяга килергә әзерләнә.

Бер айдан соң, 22 мартта, хатынның янә тулгагы тота башлый. Дәваханәдә аңа ашыгыч рәвештә операция ясыйлар.

 

26 мартта яшь әни өч баласы белән өенә кайта.Кинәт күпбалалы ана булып киткән хатынга борчылырга да урын бар: иренең хезмәт хакы алты меңнән дә ким (безнеңчә 4,6 мең сум).

Ләкин әти кеше чиксез шатлык кичерә һәм бу хәлне могҗиза, Ходай бүләге дип саный. Сабыйлары хакына ул барлык көчен салып тырышачагын белдергән.

Фото:https://pixabay.com

http://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев