САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Бензинга бәя арту – мөмкин хәл”. Машинага нинди ягулык салабыз?

Республикада ел саен 2 миллион тоннадан артык мотор ягулыгы сарыф ителә. Ә менә сыйфат тикшерүен барлык ягулык станцияләре дә узмаган. Татарстанда ягулык-энергетика ресурсларын рациональ куллану һәм аларның сыйфатын тәэмин итү буенча идарә башлыгы Роберт Гыйләҗев беренче яртыел­лыкның йомгаклау утырышында әнә шулар хакында сөйләде. Ягулыкка бәя ничек булыр?

Бензинны тиешле күләмдә салып бетер­мә­гән, сыйфатсыз ягулык белән оч­рашкан автомобиль ху­җалары­ның мөрә­җә­гатьләрен кире какмыйлар, ягулык салу урыннарына тикшерүләр җи­бәрәләр. Респуб­ли­каның билгеле бер ягулык компаниясенә карата 11 шикаять килгәнлеген дә яшер­мәде Роберт Гыйләҗев. “Без куркытмыйбыз, ә бары тик ничек эшләргә дөрес юнәлеш кенә би­рәбез. Кабат тикшерү узды, дигән сүзләр белән килешеп бетмим. Ки­ңәшләр бир­гәннән соң, үзгәрешләр бармы, шуны карыйбыз”, – ди ул.

Бензин бәясе артырмы дигән сорау һәр машина йөртүчене борчыйдыр. Ил буенча карасаң, бездәге ягулык бәясе иң арзаннар рәтендә икән.

– Бензин бәясенең түбәнәюе дә, 1-1,5 сумга кискен артуы да кө­телми. Әмма билгеле бер кү­ләмдә бәя арту – мөмкин хәл, – диде Роберт Гыйләҗев. Аның­ча, мондый очрак була калса да, бу арту барлык ягулык салу стан­цияләрендә берьюлы күзә­тел­мәячәк. Шуңа күрә машинаны кайда “ашату” мәсьәләсе хуҗасы ихтыярында калачак.

Чыганак: https://vatantat.ru/

Фото:https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев