САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Белгечләргә грантлар булачак

Белгечләргә грантлар булачак Авыл хуҗалыгы белгечләренең эшкә кызыксынуларын арттыруны күздә тотып, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аларга грантлар өләшергә уйлый. «Авыл хуҗалыгы белгечләре өчен - 500 грант» дип аталган проект республикада 2013нче елда тормышка ашырыла башлаячак. Һәркайсы 100 мең сум күләмендә булган грантлар иң яхшы дип табылган 500 белгечкә...

Белгечләргә грантлар
булачак
Авыл хуҗалыгы белгечләренең эшкә кызыксынуларын арттыруны күздә тотып, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аларга грантлар өләшергә уйлый. «Авыл хуҗалыгы белгечләре өчен - 500 грант» дип аталган проект республикада 2013нче елда тормышка ашырыла башлаячак.
Һәркайсы 100 мең сум күләмендә булган грантлар иң яхшы дип табылган 500 белгечкә биреләчәк. Алар инженерлар, агрономнар, зоотехниклар, ветврачлар, финанс хезмәткәрләре арасыннан сайлап алыначак. Аларны бәяләүнең критерийлары эшләнгән. Грантларны конкурс комиссиясе билгеләячәк. Узган атнада берничә районда шушы мәсьәләгә багышланган киңәшмәләр узды. Аларның берсе безнең районда булды. 24 районнан килгән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең баш инженерлары һәм грантка дәгъва кылырдай белгечләр җыелып, инженерларны бәяләү критерийларын тикшерделәр. Киңәшмә эшендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов, инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев