САРМАН
  • Рус Тат
  • Белгечләрдән фаразлар: быелгы кыш нинди булыр

    Узган елгы кышны, артык җылы булганлыктан, метеорологлар «еврозима» дип атаган. Быел да шул ук хәл кабатланмас дип әйтеп булмый, ди белгечләр. Быелгы кыш нинди булыр? Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында сүз барды.

    Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сүзләренчә, быелгы кышны салкын дип түгел, җылы дип фаразларга була. Шулай да, Арктика яки төньяк антициклоны тәэсирендә Татарстан территориясендә барыбер салкыннар булып алырга мөмкин, дигән фикердә белгеч.

    — Атмосфера циркуляциясе меридиональгә (ягъни, җил болытлар белән төньяктан көньякка, көньяктан төньякка исә) әйләнде, Арктикадан һава массасы килгәнгә бүген шактый салкын. Барысы да циркуляциядән тора, көзен кебек һава массалары көнбатыштан булса, кыш җылы булырга тиеш. Берничә көннән төгәлрәк билгеле булачак. Шул вакытта без декабрь нинди булачагын тәгаенрәк әйтә алачакбыз. Циркуляцияне фаразлау кыен, болар алмашынып торучан һава агымнары. Шулай да, климат ягыннан караганда, кырыс кыш көтелми, — диде Переведенцев.

    Декабрьдә һава торышы норма кысаларында. Уртача -8, -9 градус тирәсе булачак. Гольфстрим үз позицияләрен үзгәртми, ул актив булса, төньяк Атлантика безгә һәрвакыт циклоннарын җибәрәчәк.

    Декабрь иң салкын ай булмас, иң салкын ай гыйнвар булырга мөмкин. Гыйнварда һава температурасы норма чигендә, бәлки түбәнрәк тә булыр — 11, -12 тирәсе, — диде профессор. Аның сүзләренчә, кышның икенче яртысы — февраль-март җылы, нормадан югары булыр дип көтелә.

    Быел кар күпме булыр?
    Быел кышын кар күп булырмы, юкмы — төгәл билгесез. «Соңгы елларда кар күбрәк була бара, мондый тенденция сакланыр дип фаразларга гына кала», — диде Юрий Переведенцев.

    — Узган ел декабрьдә кар юк, дип борчылдылар. Әле «Карга тимәгез, бу безгә Яңа елга», - дип тә шаярттылар. Былтыр кар сентябрьдә үк төште, кар ятуның бу иң иртә чоры булгандыр, тик ул эреде. Быел кар вакытында ятты. Күпьеллык күзәтүләр буенча, беренче кар катламы октябрьнең соңгы көннәрендә, ә тотрыклы кар катламы — 17-19 ноябрьдә төшә. Быел кыш шактый иртә килде. Җепшек, юеш карлы вакыт белән «ләззәтләнергә» дә өлгермәдек. Салкын һава кисәк килгәч, су өстендә боз да чәчәк рәвешендә, бизәкле булып катты. Сулыкларның өсләрендә шундый матур бизәкләр күрергә була, алар бер-берсен кабатламый, — диде КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев. 

    Соңгы бик салкын кыш кайчан булган?
    КФУ профессоры иң салкын кышлы елларны искә төшерде. Соңгы кырыс салкыннар Казанда 42 ел элек булган. 1978 елның 31 декабреннән 1979 елның 1 гыйнварына каршы төндә һава температурасы 44 градуска кадәр төшкән булган. «Аэропорт тирәсендә хәтта 47 градус булган иде. 42 ел узды — андый салкыннар булганы юк», — диде Юрий Переведенцев.

    Профессор 1941-1942 елларда да кыш салкын булганын, Казанда минус 44-45 градус булганын искәртте. «Андый салкыннарның тәэсире бик начар», — диде.

     Бу көннәрдә ник суык?
    Юрий Переведенцев бу көннәрдә салкыннарның күбрәк Арктика йогынтысында булганын әйтте.

    — Хәзер һава торышы шактый салкын. Төньяктан һава агымнары булды, кар да шуңа әз төште. Шәһәрдә һава температурасы 0 дән 13 градуска, шәһәрдән читтән 18 градуска төште. Кырларда әле кар юк, бу начар. Безгә якын көннәрдә төньяк-көнбатыш циклон һәм фронтлар йогынты ясаячак, көннәр җылытачак.

    Гадәттә, ноябрь, декабрьдә кояшлы көннәр аз, нигездә, көннәр болытлы, кар ява. Кар Урта диңгез ярыннан циклон килгәндә була, бу вакытта, кагыйдә буларак, җылыта, юеш кар ява, — диде профессор. 

    «Сынамышлар 60-65 процент очракта гына туры килә»
    Сынамышларга карасак, профессор сүзләренчә, гадәттә, бик кырыс салкыннар ниндидер даталар белән бәйле. 19 декабрьдә Никольск салкыннары, 7 гыйнварда Раштуа салкыннары, 19 гыйнварда Крещение салкыннары була.

    — Андый сынамышлар 60-65 процент очракта гына туры килә. Кар төшүгә килгәндә, аерма зур булырга мөмкин. Беренче тотрыклы кар катламы 9 октябрьдә дә, 29 декабрьдә дә ята ала. Шундый өч ай диярлек аерма. Сынамышлар туры килмәскә дә мөмкин, — диде Юрий Переведенцев.

    Быел һава температурасының кисәк үзгәрешләре көтелә
    Быел кышын температура кисәк алмашыну да күзәтелергә мөмкин.

    Температураның 0дән кисәк кенә өскә дә, аска да төшеп китүе ихтимал.

    — Кыш нинди булачагы атмосфера циркуляциясеннән тора. Безнең территориягә Атлантика һәм Урта диңгез йогынты ясаса, температуралар еш алмашыначак. Хәзер күбрәк кышлар җылы, тотрыксыз килә. Суыгы да, җылытып җибәрүләр дә, карт көртләре, бозлавыгы да булачак, — диде Юрий Переведенцев.

    «Бу ел бик җылы булды»
     Бөтен Җир шарында 2020 елның 9 ае барлык метеокүзәтүләр тарихында иң җылысы булган.

    — Казанда быел уңай аномалияләр. Июньдә генә температура нормадан түбәнрәк иде. Калган вакытта, аеруча кышкы айларда, Казанда уртача айлык температуралар нормадан югары булды. Яңгыр җәен җитәрлек булса да, көзен явым-төшем җитмәде. Ноябрьнең беренче яртысында Казанда явым-төшем 10 мм дан артмады, — диде Тимур Әүһәдиев.

    Бу елның 101 көнендә температура нормадан 5 градуска югары, ә тискәре аномалия нибары 11 көн генә булган. Мәсәлән, июнь өчен бик суык саналган 4 көн, 16, 17 ноябрь көннәре кергән. Җыеп әйткәндә, нормадан югары 211 җылы, нормадан түбән 111 салкын көн теркәлгән.

    ЧЫГАНАК 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: