САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Белгеч банкта код сүзен онытырга ярамау сәбәбен әйтте

Банкта килешү төзегәндә мошенниклардан саклану өчен код сүзе уйлап табарга киңәш ителә. Бу сүзне хуҗадан башка беркем дә, хәтта туганнары да, белергә тиеш түгел, ди юристлар. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Әгәр кеше код сүзен ялгыш онытып җибәрсә, аны табарга тырышырга кирәк, юкса борчулар килеп чыгарга мөмкин. Бу турыда юридик компаниядә өлкән идарәче партнер булып эшләүче Петр Гусятников «Прайм» агентлыгына сөйләгән.

Кагыйдә буларак, банк хезмәткәрләре код итеп гади сүзләрне кулланмаска киңәш итә. Бу – туганнарның, балаларның исемнәре, туган көннәре, йорт хайваннарының кушаматлары булмау хәерле. Код сүзе урынына серле сүзгә җавап бирүне дә сораулары бар, ул алдан ук бирелгән була.

Банк хезмәткәрләре код сүзен искә төшерергә бик сирәк очракта гына ярдәм итә ала. Ләкин бу ярдәм тулысынча булмый, алар төрле сораулар биреп кенә ярдәм итә.

«Мәсәлән, моның исем яки предметмы икәнен әйтәләр, кайсы өлкә белән бәйле булуын атарга мөмкин, тик бары шул гына. Банк хезмәткәре сүздә ничә хәреф булуын, сүзнең нинди хәерфтән башлануын – бернинди өстәмә белешмә дә әйтми», – ди Гусятников.

Код сүзен искә төшереп карау мөмкинлекләре саны чикләнмәгән, тик алар барысы да туры килмәсә, банк килешүен эзләргә, яки код сүзен үзгәртү турында гариза язарга кирәк була. Моның өчен банкка барырга, мәсьәләне хәл итү берничә көнгә сузылырга мөмкин, ди белгеч.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/belgec-bankta-kod-suzen-onytyrga-yaramau-sababen-aitte-5857055

Фото: ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев