САРМАН
  • Рус Тат
  • Бөек Ватан сугышы ветераннарының шигырьләр җыентыгы чыгачак

    Татарстан Республикасының тарифлар буенча Дәүләт комитеты Бөек Ватан сугышы ветераннарының шигырьләр җыентыгын чыгарырга планлаштыра.

    • Шул рәвешле, барлык ветеран шагыйрьләрне хезмәттәшлеккә чакыра. Шигырьләр төрле елларда рус яки татар телләрендә иҗат ителгән булырга мөмкин. Бүгенге көндә вафат ветераннарның да әсәрләре кабул ителә. Шигырьләрне һәм ветеранның фотографиясен 2020 елның 30 июненә кадәр Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 66 йорт адресы буенча яки «для сборника стихов» тамгасы белән Pressa.kt@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Аралашу өчен телефон: (843) 221-82-34.
    Автор: Альбина Сабирова 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: