САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына яңа китап бастырылды

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан республика халкының сугыш елларындагы тормышы турында китап бастырылды.

Ул татарстанлыларның тормыш эшчәнлегенең барлык тармакларын чагылдыручы ун бүлектән тора. Китап “Татарстан: бөтенесе фронт өчен, бөтенесе Җиңү өчен!” (“Татарстан: все для фронта, все для Победы!”) дип атала.
“Республика тыл төбәге булса да һәм биредә сугыш хәрәкәтләре алып барылмаса да, безнең күпмилләтле халык Җиңүне якынайту өчен бөтен көчен куя. Республика халкы, батырлык һәм кыюлык могҗизалары күрсәтеп, барлык хәлиткеч хәрби операцияләрдә катнаша. Тылда калган хатын-кызлар, картлар һәм балалар көне-төне хезмәт вахтасында торалар, фронт заказларын үтиләр”, - дип билгеләп үттеләр Архив эше буенча дәүләт комитетында.
Басмада төрле тарихи фактлар, архив документлары һәм фотоматериаллар, шаһитларның күрсәтмәләре китерелә.
Күп төрле чыганаклар – аларның күбесе фәнни әйләнешкә беренче тапкыр кертелә – нигезендә сугыш елларында республикада булган тарихи процесслар анализлана. Шулай ук республикада булдырылган мобиль хәрби экономиканың үзенчәлекләре, фән һәм мәдәният тармагындагы казанышлар карала, транспорт, энергетика, аграр тармакның торышы характерлана.
Китап сугыш һәм тыл ветераннарына, киң катлам укучыларга адреслана. Аны укыган яшь буын да шуны аңлаячак: Бөек Җиңү – сугыш кырларындагы сугышчыларның батырлыгы һәм тыл ветераннарының кеше мөмкинлеге чигенә җиткән гаять зур көч куюының кушылмасы, берни белән дә тутырып булмастай югалтулар, ачлык, мәхрүмлекләр һәм иң мөһиме – кешеләрнең Җиңүгә ышанычы.
Китап Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев