9 май-Бөек җиңү бәйрәме. Шул уңайдан бәйрәм чаралары башланды. Сарайлы авылында да обелиск янында тантаналы митинг булып узды.
Авыл җирлеге башлыгы - Илфат Хәбибуллин бәйрәм белән тәбрикләп үтте. Митингта мәктәп коллективы, балалар бакчасы катнашты. Сабыйлар бәйрәмгә шигырьләр, биюләр өйрәнделәр.
Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларның якты истәлеге мәңгеләштереп венок куелды. Безнең тыныч, бәхетле тормыш өчен яуда башларын салганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдык.
Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, күпме авылдашларыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.
Соңыннан "Үлемсез полк " акциясе булып узды. Балалар бик теләп катнаштылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз