САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөек бәйрәм

Сез ту­гыз мең иде­гез Ме­нә җир­гә та­гын ул көн кил­де - шат­лык­лы күз яшь­ле Җи­ңү кө­не. Ту­гыз мең­нән ар­тык ул һәм кыз­ла­рын яу­га оза­тып, алар­ның ба­ры тик ике ме­ңен ге­нә кө­теп ал­ган сар­ман­лы­лар да бу көн­не зур дул­кын­ла­ну бе­лән кар­шы­ла­ды­лар. Авыл­лар­да ве­те­ран­нар­ны хөр­мәт­ләү­ләр 8 нче май­да уз­ды, 9 нчы май­да...

Сез ту­гыз мең иде­гез

Ме­нә җир­гә та­гын ул көн кил­де - шат­лык­лы күз яшь­ле Җи­ңү кө­не. Ту­гыз мең­нән ар­тык ул һәм кыз­ла­рын яу­га оза­тып, алар­ның ба­ры тик ике ме­ңен ге­нә кө­теп ал­ган сар­ман­лы­лар да бу көн­не зур дул­кын­ла­ну бе­лән кар­шы­ла­ды­лар. Авыл­лар­да ве­те­ран­нар­ны хөр­мәт­ләү­ләр 8 нче май­да уз­ды, 9 нчы май­да алар ра­йон үзә­ге­нә җы­ел­ды­лар.

Кан­га бу­ял­са да, тап­лан­ма­ды

Ва­тан ал­дын­да­гы ан­ты­быз,

Са­лют би­рә го­рур туп­ла­ры­быз,

Без кай­та­быз, -

Кар­шы алы­гыз!

Як­та­шы­быз, фрон­то­вик ша­гыйрь Әз­һәр ага Га­би­ди бу юл­лар­ны шул ерак 1945 нче ел­да яз­ган. Әйе, алар ил­гә Җи­ңү бе­лән кайт­ты­лар. Тик Ва­тан азат­лы­гы өчен яу­га кер­гән­нәр­нең кү­бе­се чит җир­ләр­дә ятып ка­лып, ил­гә алар­ның Ба­тыр ди­гән исем­нә­ре ге­нә әй­лә­неп кайт­ты. Ту­ган як­ла­рын, якын­на­рын яңа­дан кү­рү бә­хе­те­нә иреш­кән­нәр­нең дә бү­ген ба­ры җит­меш дүр­те ге­нә ара­быз­да ин­де. Был­тыр Җи­ңү бәй­рә­мен бил­ге­ләп үт­кән көн­нәр­дән соң унал­ты ве­те­ран ба­кый дөнь­я­га күч­кән. Фрон­то­вик­лар­ның алт­мыш си­гез ел бу­е­на тө­зәл­мә­гән йө­рәк яра­ла­ры бәй­рәм кө­нен­дә янә бер кат яңа­ра, алар баш­ла­рын­нан кич­кән­нәр­не та­гын-та­гын да бар­лый­лар, һә­лак бул­ган сол­дат дус­ла­рын ис­кә ала­лар.

Ве­те­ран­нар­ны хөр­мәт­ләү, яу кыр­ла­рын­да ятып кал­ган, кайт­кач ва­фат бул­ган су­гыш­чы­лар­ны ис­кә алу, ел­да­гы­ча, Сар­ман­ның Ял пар­кын­да Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да һә­лак бул­ган ра­йон­даш­лар ис­тә­ле­ге­нә ку­ел­ган ме­мо­ри­аль комп­лекс янын­да бул­ды. Бәй­рәм хәр­би па­рад бе­лән баш­лан­ды. Ма­тур га­дәт бу­ен­ча, ра­йон­ның оеш­ма, уч­реж­де­ни­е­лә­ре хез­мәт­кәр­лә­ре, мәк­тәп­ләр һәм көл­ли­ят уку­чы­ла­ры те­зел­гән саф­лар­ның ал­гы рәт­лә­ре­нә бас­кан ве­те­ран­нар үзәк­тән парк­ка мен­де­ләр. Па­рад­та кат­на­шу­чы­лар тын­лы ор­кестр мар­шы ас­тын­да ти­гез саф­лар­да үт­кән­дә, ве­те­ран­нар­ның күз­лә­ре яшь­лән­де. Ан­дый күз яшь­ле миз­гел­ләр бәй­рәм дә­ва­мын­да күп бул­ды. Те­ат­раль­ләш­те­рел­гән та­ма­ша, кот­лау­лар, ара­быз­дан кит­кән су­гыш­чы­лар­ны бер ми­нут­лык тын­лык бе­лән ис­кә алу, ав­то­мат­лар зал­пы, ме­мо­ри­аль­гә чә­чәк­ләр, та­кы­я­лар са­лу… Шу­лай да күп­ме ге­нә сөй­лә­сәк, нин­ди ге­нә эш­ләр баш­кар­сак та, ве­те­ран­нар­га бул­ган рәх­мәт сүз­лә­рен әй­теп бе­те­рер­лек тү­гел.

- Хөр­мәт­ле фрон­то­вик­лар, тыл ба­тыр­ла­ры! Бү­ген без - сез­нең ба­ла­ла­ры­гыз һәм онык­ла­ры­гыз чик­сез рәх­мәт бе­лән ал­ды­гыз­да баш ия­без, - ди­де үз чы­гы­шын­да му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы Нә­фис За­ки­ров. - Сар­ман­лы­лар зур югал­ту­лар бе­лән яу­лап алын­ган ты­ныч көн­нәр­нең ка­де­рен бе­лә. Ве­те­ран­нар­ның тор­мыш шарт­ла­рын ях­шыр­ту бу­ен­ча, шу­лай ук җи­теш­те­рү тар­мак­ла­рын­да нә­ти­җә­ле эш алып ба­ры­ла… Сез­нең - иле­без­не һәм бар­лык ке­ше­лек дөнь­я­сын фа­шизм­нан кот­кар­ган ба­тыр­лар­ның да­ны мәң­ге­лек! Сез­гә исән­лек-сау­лык, ты­ныч­лык, бә­хет те­лим.

Ши­фа­лы яң­гыр­лар­дан соң яшә­реп кал­ган та­би­гать, җы­лы нур­ла­ры бе­лән кү­ңел­ләр­не дә җы­лы­тыр­га те­ләп ел­май­ган ко­яш та бәй­рәм кө­не­нә ма­тур­лык, ямь өс­тә­де­ләр. Ял пар­кы төр­ле ча­ра­лар­дан гөр­ләп тор­ды. Ве­те­ран­нар­ны со­ңын­нан чәй табыны янында хөр­мәт ит­те­ләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев