САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

БДИ күрсәткечләре кечкенә булган балалар кайда укый ала?

Рособрнадзор 2022 елгы Бердәм дәүләт имтиханының беренчел нәтиҗәләрен игълан итте. Әйтик, рус теле буенча уртача балл – 68,3, физикадан – 54,1, тарих фәненнән – 57,95. Гади итеп әйткәндә, бу фәннәрне кичәге мәктәп балалары «дүртле»лек белә дигән сүз.

Имтихан нәтиҗәләре баланы да, югары уку йортын да канәгатьләндермәсә, нишләргә? Ягъни кечкенә балл дип нинди күрсәткечне атыйлар?

Рособрнадзор ел саен аларның минималь дәрәҗәсен билгели. Әйтик, җәмгыять белеме өчен ул – 45, информатика өчен – 44,  география, рус теле, рус әдәбиятыннан – 40ар, математика, биология, химия, физика – 39, тарихтан – 35, чит телләрдән – 30 балл.

Укучыны шуннан да ким булган балл белән, билгеле, бер генә уку йорты да кабул итәргә әзер түгел. Шулай да имтихан нәтиҗәләре белән югары уку йортына, иң мөһиме – бюджет урынына эләгү өчен күпме балл кирәк соң?

2020 елда Икътисад югары мәктәбе БДИның уртача баллары буенча югары уку йортлары исемлеген төзегән иде. Аның нәтиҗәләре буенча беренче урынга Мәскәү физика-техник институт чыккан. Биредә уртача балл 97,6ны тәшкил иткән. Икенче урында – 96,2 балл белән Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты, өченче урында – 95,7 балл белән Иннополис университеты.

Нигездә, өч фән буенча балларны кушып санаганда, кимендә 270 балл җыйсаң, яхшы санала. Уртача дип – 150дән 200гә кадәр, ә түбән дип 150 баллдан да кимрәк күрсәткечне атый белгечләр.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы әзерләгән «Поступай правильно» хезмәтеннән файдаланып, иң кечкенә баллар белән дә кайсы уку йортына кереп буласын ачыклап карадык.

Реклама

Имтиханда 115 балл җыйдык (рус теле – 40, чит телләр – 35, математика – 40), Казандагы уку йортын сайларга телибез, көндезге уку бүлегендә укырга җыенабыз дигән «хыял»ларыбызны махсус эзләү тасмасына яздык. Программа республиканың өч югары уку йортын чыгарды. Болар – Казан федераль университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты һәм Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты.

Татарстан белән генә чикләнмичә, минималь баллар белән илнең теләсә кайсы дәүләт вузының «ишеге»н шакып карарга булдык. Программа дистәләгән вариант чыгарды. Әмма абитуриентка игътибарлы булу сорала. Уртача баллны бу хезмәткә ышанып түгел, вузның рәсми сайт, белдерүләрен карап тикшерергә кирәк.

Күпләр, БДИ нәтиҗәләре канәгатьләндерерлек булмаса, университетка якын да килмәскә кирәк, ди. Иң яхшысы – бер ел «ял» алып, әзерләнергә, белемнәрне яңартырга. Тик, тәҗрибә күрсәткәнчә, күпләр моңа риза түгел.

Иң яхшысы – балларым түбән булды, дип төшенкелеккә бирелмичә, белем алу җаен барлау. Билгеле, БДИ нәтиҗәсенә карамастан, түләп укырга әзер булучылар өчен мөмкинлекләр чикләнмәгән. Ә инде мондый мөмкинлеккә ия булмыйча, шул ук вакытта имтихан билгеләре бик үк яхшы саналмаганнар техникум, көллият ишеген шакый ала. Шунысы да куандыра: аларның күпчелеге югары уку йортлары белән тыгыз элемтәдә эшли, димәк, укып бетергәч, кичәге көллият укучылары белемен ташламалы шартларда вузда арттыру мөмкинлегенә ия.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X