САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Батыр якташның әтисенә - һәйкәл

Александровка авылында туып үскән Федоров Павел Дмитриевич Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр утлы фронт юллары буйлап үтә һәм Германиягә кадәр барып җитә, батырларча һәлак була һәм шунда күмелә. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган көннәрдә аның әтисе - Александровка авылында туып үскән, шунда гомер кичергән Федоров Дмитрий Петровичка һәйкәл куелды....

Александровка авылында туып үскән Федоров Павел Дмитриевич Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр утлы фронт юллары буйлап үтә һәм Германиягә кадәр барып җитә, батырларча һәлак була һәм шунда күмелә. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган көннәрдә аның әтисе - Александровка авылында туып үскән, шунда гомер кичергән Федоров Дмитрий Петровичка һәйкәл куелды. Бу игелекле эштә Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин, Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек начальнигы Дашгын Гасанов, "Җәлилнефть" идарәсе җитәкчесе Малик Каюмов, җаваплы хезмәткәр Гөлгенә Зәйнуллина ярдәм иткән. Батырның туганнары, Дмитрий Петровичның кызлары Филатова Анна Дмитриевна, Зайцева Галина Дмитриевна бу шатлыклы көнне күрүләренә сөенеп бетә алмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев