"Батыр" спорт һәм сәламәтләндерү комплексы командасы районда мини-футбол ярышларында җиңде
22 августта эшчеләр спартакиадасы кысаларында район ял паркында мини-футбол буенча уеннар үтте. Турнирда ике төркемгә бүленгән алты команда катнашты. Җиңүче булып "Батыр" спорт һәм сәламәтләндерү комплексы командасы чыкты. Ул финалда Беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасын 3:1 исәбе белән җиңде. Өченче урын өчен уенда Әлмәт авыл җирлеге командасы...
22 августта эшчеләр спартакиадасы кысаларында район ял паркында мини-футбол буенча уеннар үтте. Турнирда ике төркемгә бүленгән алты команда катнашты. Җиңүче булып "Батыр" спорт һәм сәламәтләндерү комплексы командасы чыкты. Ул финалда Беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасын 3:1 исәбе белән җиңде. Өченче урын өчен уенда Әлмәт авыл җирлеге командасы Җәлил гимназиясе командасын 4:0 исәбе белән тар-мар итте.
5 сентябрьдә Беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе спорт залында бадминтон буенча ярышлар үтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев