САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Баскетболны районда да үз итәләр

Районда иң популяр спорт төрләренә нәрсәләр керә икән?

Әлбәттә, футбол, хоккей, волейбол, өстәл теннисы... Ә баскетболны алар рәтенә кертеп буламы соң?

Республика дәрәҗәсендә әлеге спорт төре буенча уңышлар артык күп булмаса да, район халкы аны үз итә. Спорт мәктәпләрендә махсус түгәрәкләр эшли, теләүчеләрне тренерлар баскетболның нечкәлекләренә өйрәтәләр. Районкүләм ярышлар да үткәрелә. Сарман урта мәктәбенең күренекле физкультура укытучысы, баскетбол буенча тренер Данияр Кәлимуллин истәлегенә турнир үткәрү матур традициягә әверелде. Аның чираттагысы бу атнада үтәчәк.

Шунысы кызыклы: баскетбол сөючеләрнең «һөнәри» бәйрәмнәре дә бар. Ул 21 декабрьдә Бөтендөнья баскетбол көне буларак билгеләп үтелә. Моннан 132 ел элек нәкъ шул көнне аның буенча беренче уен үткән. Ул вакыттагы кагыйдәләрнең күбесе — хәзер дә гамәлдә.

Тулырак язманы район газетасының 22 декабрь саныннан укыгыз.

Рәсем – ru.freepik.com сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев