САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Башкару кәгазе югалган очракта нишләргә

Башкару кәгазе (исполнительный лист) — суд карары нигезендә үтәлү өчен бирелә торган документ.

Әгәр башкару кәгазе югалса, аның күчермәсен алырга мөмкин. Ул төп нөсхә хокукына ия. Моның өчен законда билгеләнгән срокта суд карарын чыгарган район судына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.  Башкару кәгазен үтәүгә бирү срогы — 3 ел. Башкару кәгазе югалып, аның югалганлыгы эзләүчегә (судка мөрәҗәгать итүчегә) бу сроклар үткәч кенә билгеле булса, эзләүче,  документның югалуын белгәч, 1 ай эчендә судка гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Гариза биргәндә, дәүләт пошлинасы түләнми.   Суд утырышында гариза каралган вакытта үтәтү кәгазенең югалуын раслау шарт булып тора, шулай ук аның югалу сәбәпләрен ачыкларга һәм исбат итәргә кирәк була. Билгеле  инде, үтәүгә бирү срокларының узу-узмавы да ачыкланырга тиеш. Бу сроклар Россия Федерациясе Гражданлык-процессуаль кодексының 430 маддәсе 2 бүлеге нигезендә билгеләнә. Әгәр  үтәү срогы  үткән булса, гариза бирүче төп гариза белән бергә гариза бирү вакытын кире кайтару турындагы гариза да бирергә һәм Россия Федерациясе Гражданлык-процессуаль кодексының 112 маддәсе 1 бүлеге нигезендә вакытны уздыру сәбәбен нигезләргә тиеш була.  Югалган башкару кәгазенең төп нөсхә хокукындагы күчермәсен алу турындагы гариза 10 көн эчендә суд утырышында карала һәм тиешле карар чыгарыла.   Гариза канәгатьләндерелергә яки кире кагылырга мөмкин. Суд карары белән риза булмаган очракта, Россия Федерациясе Гражданлыкпроцессуаль кодексының 430 маддәсе 4 бүлеге нигезендә аерым шикаять белән мөрәҗәгать итәргә була. Төп нөсхә хокукындагы күчермәне алганнан соң, бу документны яңадан үтәүгә бирергә мөмкин булачак. Регина КӘЛИМУЛЛИНА, район суды секретаре.
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X