САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Барлык әниләрне Әниләр көне белән котлыйбыз

"Җиргә - матурлыкны, илгә батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!" Җырларда да юкка гына болай җырланмый. Бары тик аналарга гына гомер бүләк итә алу кебек искитмәле табигать бүләге бирелгән. Тормышта кем һәм нинди булуыбыз белән дә без әниләребезгә бурычлы. Алар булган җирдә һәрчак җылы һәм шатлыклы халәт хөкем сөрә.

Бүген без искиткеч, күңел кылларына кагыла торган, үзенчәлекле бәйрәм - Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Кадерле әниләр, әбиләр! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз! Бу көнне сезнең хөрмәткә иң җылы сүзләр, матур котлау-теләкләр яңгырасын, кайгы-борчуларыгыз онытылып торсын иде. Бәйрәм генә түгел, ә һәр гадәти көн сезгә бары тик шатлыклар гына китерсен. Якыннарыгызның күңел җылысын, яратуын тоеп яшәгез, сәламәт һәм бәхетле булыгыз!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев