САРМАН
  • Рус Тат
  • Баланың сәләтен бергәләп ачабыз

    Күптән түгел Сарман гимназиясендә 5 сыйныф укучыларының яңача уку шартларына ияләшү мәсьәләләренә багышланган эшлекле семинар узды. Башлангыч сыйныфта 4 ел бер укытучыда укыган балалар, бишенчегә күчкәч, төрле укытучыларда, катлаулы фәннәр укый башлыйлар. Бала моңа ничек җайлаша, укуы начарланмыймы, психикасына авырлык килмиме? Менә шушы проблема ел саен өйрәнелә, алга таба эш...

    Күптән түгел Сарман гимназиясендә 5 сыйныф укучыларының яңача уку шартларына ияләшү мәсьәләләренә багышланган эшлекле семинар узды.
    Башлангыч сыйныфта 4 ел бер укытучыда укыган балалар, бишенчегә күчкәч, төрле укытучыларда, катлаулы фәннәр укый башлыйлар. Бала моңа ничек җайлаша, укуы начарланмыймы, психикасына авырлык килмиме? Менә шушы проблема ел саен өйрәнелә, алга таба эш алымы билгеләнә, чөнки бер ел икенчесенә охшамый, балалар да төрлечә әзерлек, сәләт белән киләләр.
    Балалар бу күчеш чорын ничек үткәрәләр соң? Шушы сорауга җавап табар өчен, өч бишенче сыйныфта да балалар арасында әңгәмә үткәреп, аларның фикерләрен тупладык. Берләштерелгән җаваплар болайрак килеп чыкты: "Без башлангычта укыган чакларыбызны сагынып искә алабыз, укытучы апаларыбызны тәнәфесләрдә күреп торырга тырышабыз. Алар безне укырга, язарга, туган илебезне яратырга, әти-әниләрне ихтирам итәргә өйрәттеләр. Безне җәлеп итәрлек итеп дәресләр үткәрәләр иде. Бу уку елында без бишенче сыйныф укучылары булдык. Авыллардан яңа балалар өстәлде, күп фәннәр керә башлады, укытучылар саны да артты. Без төрле сыйныф бүлмәләренә - кабинетларга күчеп укый башладык. Сентябрьдә әз генә читен булды, чөнки зур мәктәптә адаша идек, сыйныф җитәкчеләребез кулдан тотып, озатып йөрделәр, һәр укытучы белән таныштырдылар. Бу безгә зур ярдәм булды. Хәзер инде без тулысынча ияләштек. Дәресләр бик мавыктыргыч, кызыклы. Без укый торган сыйныфлар интерактив такталар, мультимедиа җайланмалар белән җиһазландырылган. Интерактив тактада язарга, график схемалар ясарга, аларны төрле төсләр белән бизәргә мөмкин. Акбур да кирәк түгел! Әле ул тактаны берничә битле дәфтәр кебек тә файдаланып була. Гимназия Интернетка тоташкан, анда бөтен кирәкле материалны табып була. Шушындый киң мөмкинлекләр туса да, китаптан башка уку мөмкин түгел".
    Әйе, фән-техника заманасында яшибез, ләкин, кулыңа китап алу белән, икенче бер дөньяга чумасың. Тик китап уку соңгы елларда, ничектер, кимеп китте. Эшлекле семинарда бу мәсьәлә дә каралды. Балаларны китап укырга өйрәтү - гаилә белән мәктәпнең бурычы. Һәр өйдә диярлек компьютер булу баланы китапханәгә йөрүдән, китап укудан аера. Шуңа күрә бала кечкенә сыйныфларда укыганда, әти-әниләргә анда китапка мәхәббәт уяту өстендә күп эш башкарырга кирәк. Балаларның уку шартларына күнегү, ияләшү процессында аларның буш вакыты дөрес оештырылырга тиеш. Монда инде төрле түгәрәкләргә йөрү турында сүз бара. Баланың мавыгулары күп була, чөнки ул эзләнә, үз-үзен ачу юлында була. Бишенче сыйныф укучысы аеруча кызыксынучан: аңа күп нәрсә яңа бит әле! Алар әллә ничә түгәрәккә языла, бөтен җиргә җитешергә тырыша. Шулай булса да, активлык сорый торган спорт, бию, музыка белән шөгыльләнүне, китап уку, китапханәгә йөрүне режимга кертү кирәк. Шушы нисбәттән, үзем җитәкчелек иткән "Яшь хәбәрче" түгәрәге турында әйтеп үтәсем килә. Хәбәрче-журналист булыр өчен, беренче чиратта, күп белергә, белгәнеңне сөйли, язмача җиткерә белергә кирәк. Кешене тыңлый белү дә зур түземлелек сорый. Шуңа күрә бишенче сыйныф укучыларының түгәрәккә килгәннәрен, беренче эш итеп, китапханәгә алып бардым. Безне балалар бүлеге хезмәткәрләре бик яратып кабул иттеләр, Кояш Тимбикова иҗатына багышланган кичә күрсәттеләр. Икенче баруыбызда Фәүзия Бәйрәмованың "Бәхет ачкычы кемнәрдә" дип аталган китабы буенча фикер алышуда катнаштык. Аннан соң юлны үзебезнең район газетасы чыга торган редакциягә юнәлттек, журналистлар, операторлар эше белән таныштык, редактор Альбина Әшрафулловна белән якыннан очрашып, әңгәмә кордык. Газетаның бер санын чыгарыр өчен күпме кеше хезмәте кирәклеген балалар үз күзләре белән күреп кайттылар. Бу балалар, бәлки, үзләрен түгәрәк эшчәнлеге белән бәйләп тә китмәсләр. Дамир ага Гарифуллин бер очрашуда: " Мең кешедән бер кеше генә журналистика эшен сайлый ала, ә инде язучы булып китүчесе 100 000 кешедән берәү була, чөнки бу сәләткә бәйле", - дигән иде. Баланың нәрсәгә сәләтле булуын ачу әти-әнигә, укытучыларга бәйле. Бу эш берлектә башкарылса, тагын да нәтиҗәлерәк булыр иде. Балалар мәктәпне тәмамлап, олы тормышка чыгып китәләр. Аларга гел генә ярдәм итеп, борчылып торучы да булмас, шуңа да кечкенәдән үз юлын сайларга, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләргә ияләшеп яшәргә өйрәтү - безнең барыбызның да бурычы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: