САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрен биреп әниләрен шатландырдылар

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп, язның беренче ае — март та килеп җитте.

Яз көне безнең иң матур бәйрәмебез- 8 нче март хатын-кызлар көне билгеләп үтелә. Шушы бәйрәм уңаеннан 6 март көнне Сарманның “Ләйсән” балалар бакчасының зурлар төркемендә Әниләр бәйрәме булып үтте. Бәйрәмдә балаларның матур җырлары, шигырьләре, дәртле биюләре килгән әниләрнең, әбиләрнең күнелләрен күтәрде. Яз кызының килүе бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәде, аның кызыклы уеннарын балалар бик теләп уйнадылар. Бәйрәм ахырында балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрен биреп әниләрен, әбиләрен шатландырдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.

Зурлар төркеме тәрбиячеләре: Венера Гайсина , Миннуллина Р.К.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев