САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балалар оешмалары Советының көзге утырышы

МБГББУ «Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбе» нең балалар хәрәкәте активисты, район балалар хәрәкәте вәкиле буларак, Казан шәһәрендәге балалар оешмалары Советының көзге утырышында катнашты.

Азалия үзенең утырышта алган  хис-кичерешләрен, яңа белемнәрен  мәктәп балалар оешмасы әгъзалары белән уртаклашты. Көзге  утырышта  балалар хәрәкәте вәкилләре Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе урынбасары Халиков Тимур Рафаэль улы,  Татарстан Республикасында "Россиядә Үлемсез полк" хәрәкәтенең төбәк штабы җитәкчесе белән очрашканнар.  Өч тапкыр дөнья чемпионы,  дүрт тапкыр Европа чемпионы, кикбоксинг буенча ике тапкыр дөнья Кубогы җиңүчесе — Сайфуллин Илназ белән очрашу  бик кызыклы үткән. «Волонтер-медиклар» хәрәкәте волонтерлары Советның көзге утырышында катнашучылар өчен мастер-класс үткәргәннәр.Мастер-класс вакытында  ничек волонтер булырга кирәклеге турында сорауга җавап эзләгәннәр. Сәламәт туклануның мөһимлеген турында басым ясалган . Утырыш барышында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснулин белән очрашу да файдалы үзган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев