САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар мәйданчыгында каз өмәсе үткәрелде

Кичә милли ашлардан әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте.

Билгеле булганча, быел республикада – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Шул уңайдан районда күп төрле чаралар үткәрелә. Бүген исә район үзәгендәге “Җәмигъ” мәчете каршында эшләп килүче балалар мәйданчыгында “Каз өмәсе” үтте. Балалар анда “каз йолкыдылар”, аларны “чишмәдә чайкап кайттылар”. “Өмә” барышында халкыбызның рухи кыйммәтләре – гореф-гадәтләре, йолалары, кул эшләре, милли ашлары турында да күп мәгълүмат алдылар, шигырьләр сөйләделәр. Кичә милли ашлардан әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X