САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бала өйдә тулы белем ала аламы?

Мәгариф бүлеген, укытучыларны балаларның белем алу сыйфатының түбән булуы да борчый. 

- Балаларны өйдә укытуга күчерү мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бүгенге көндә 14 бала өйдә торып белем ала. Шуларның сигезе башлангыч мәктәп яшендә, икесе - төп гомуми, берсе урта гомуми белем алырга хокуклы. Дөрес, ата-ана баласын кайда укытырга икәнен үзе сайлый. Әмма өйдә укыту баланың тиешле дәрәҗәдә белем алу-алмавына тәэсир итә, - диде район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Әлфәт Сабиров, районның террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында чыгыш ясап. 
Әлеге балаларның коммерцияле булмаган автоном оешмаларга беркетелүе дә проблемалар тудыра. Бу бигрәк тә укучыларның белемнәрен контрольдә тотуда кыенлыклар тудыра. Хөкүмәт оешмаларында укымаган укучыларның дәүләт имтиханнарын тапшыру нәтиҗәләре дә түбәнрәк. Мәгариф бүлеген, укытучыларны балаларның белем алу сыйфатының түбән булуы да борчый. 
Ә сез, хөрмәтле дуслар, өйдә укытуга ничек карыйсыз? Балага кайда белем алу отышлырак, дип уйлыйсыз?

 

Альбина Сабирова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев