Бала хаталанмыйча гына үсми
«Бала чагында алынган тәрбия чәче агарганчы аның белән була». «Бала чагында алынмаган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да өйрәтә алмас». Ризаэддин Фәхреддин.
Бүгенге көндә иң мөһим, иң авыр, иң кичектергесез нәрсә ул – балаларны дөрес итеп тәрбияләү, аларны тормышка әзерләү. Элегрәк заманда бала тәрбиясе белән ата-ана, нәселыру күбрәк шөгыльләнгән, хәзер бу гаять авыр четерекле эшкә җәмәгатьчелек зур йогынты ясый башлады. Һәр заманның, һәр халыкның гаиләдә бала тәрбияләүдә үзенә генә хас тәрбия ысуллары булган. Хәзерге тормышыбыз, җәмгыятебез ыгы-зыгылы, мәшәкатьле. Безнең бу заманда балаларны тәрбияләү темасы ата-аналар алдында гаять зур проблема булып тора. Бүгенге көндә балаларның хаталары да икенче төс алды, хаталар күбәйде, төрлеләнде, катлауланды. Хәзерге буынны тәрбияләү өчен элекке ысулларны гына кулланып, әллә кая барып булмый. Шуңа күрә яңа ысуллар уйлау, яңа юлларны өйрәнү зарурлыгы килеп туды. Баланы тәрбияләү бала туудан бик күп алда башлана. Мөстәкыйль тормыш бусагасына баскач та, гомер буе дәвам итә. Һәр әтиәни үз баласын, үзенең бәгырь җимешен яхшы кеше итеп тәрбиялисе, аның тәненә һәм җанына камиллек бирәсе килә. Гаиләдә бала тәрбияләүдә әтиәниләр, үз ысулларын кулланып, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Я булмаса, күп кенә ялгышлар җибәрергә, балалары белән уртак тел таба алмаска да мөмкин. Күп кешедән бүген: “Балаңны ничек тәрбиялисең?” - дип сорасаң, яки шул темага сүз кузгатсаң, аларның күбесе: “Кычкырам, сүгәм, орышам, сугам”, - ди. “Берәр нәрсәдән тыям, тиешле әйберен, акчасын, телефонын бирмим, урамга чыгармыйм, гел әйтеп, исенә төшереп торам”, - дигән җаваплар ишетергә дә туры килә. Чөнки башка юлны белмибез. Ләкин бала, аңа карап кына, төзәлми, тәрбияләнми. Ата-анасын барыбер тыңламый. Киресенчә, атаанасының нервалары какшый, баласы белән уртак тел таба алмый башлый, аралары суына, ерагая. Балалары бернәрсә дә сөйләми, бик җиңел алдыйлар, кайберләре хәтта өйгә дә кайтмый башлыйлар. Атааналар аптырап бетәләр, бу ысулларның файдасы юклыгын, бернинди нәтиҗәсе булмавын да аңлыйлар. Әмма башка юлларны белмиләр. Бала хаталанмыйча гына үсми. Үсү чорында бик нык хаталар җибәрәләр. Менә шул хаталарны ничек күреп алырга һәм вакытында төзәтеп, дөресләргә? Балага да, ата-анага да зыян килмәслек итеп, ничек хикмәт белән төзәтеп җибәрергә соң балаларыбызның хаталарын? Нинди ысуллар кулланырга? Коръәндә һәм сөннәттә килгән, пәйгамбәребез Мөхәммәднең (салләл-Лаһү галәйһи үә сәлләм) хәдисләрендә, күп кенә галимнәрнең, сәхәбәләрнең, тәбигыйннәрнең сүзләрендә һәм гамәлләрендә килгәннәрне, шулай ук төрле кешеләрнең тормыш һәм балаларын тәрбияләү тәҗрибәләрен карарга кирәк була.
Бу хакта тулырак "Сарман" газетабызның 2021ел. 21 май саныннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев