САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бакчагыз бармы? Булса, эшегез арта

Бакчагыз бармы? Булса, эшегез арта..

Май – бакчачылар өчен эш күп ай. Ай башында түтәлләрдә дым каплауны - тырмалауны, туфрак эшкәртүне дәвам итеп, салкынга чыдам культуралар кишер, кәбестә, редис, кыякка суган, иртә өлгерешле бәрәңге утыртуны төгәллиләр. Кыярны көннәр ныгытып җылыткач, кыраулар төшү куркынычы үткәч башкаралар. Борынгылар, балан чәчәк атканнан соң салкыннар кире кайтмый, дигәннәр. Теплицага кыярны майда ук утыртырга мөмкин. Аның уңдырышлы, тиресле туфрак яратуын истән чыгармагыз.

Айныӊ беренче көннәрендә бакча җиләген туфрагы белән бергә күчереп утыртырга була. Болай эшләгәндә, ул быел ук җиләк тә бирәчәк.

Айныӊ беренче ункөнлегендә помидорны да парникларга һәм пленкалы каркасларга күчереп утыртуны төгәллиләр. 25 майдан соң помидор үрентеләрен ачык грунтка күчереп утыртырга мөмкин.

Майның беренче ункөнлегендә агачлар утыртуны төгәллиләр. Агачлар чәчәк атканчы, аларны төрле корткычларга каршы гәрчич эремәсе (10 литр суга – 100 грамм) яки күкерт һәм известь эремәсе (10 литр суга 100әр граммнан) белән эшкәртергә киңәш ителә. Шулай ук сарымсак төнәтмәсе кулланырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев