САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бакча кырмыскаларына каршы ничек көрәшергә?

Алар орлык һәм үсентеләрне юкка чыгара, чәчәк бөреләрен һәм яфракларын кимерә, татлы җиләк-җимешләрне ашый, җимеш агачларында, куакларда һәм яшелчә культураларында бет таралуга сәбәпче була.

Кырмыскаларның уңай һәм тискәре яклары, алар нинди файда китерә, аларга каршы ничек көрәшергә кирәклеге турында «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары сөйли. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.

Дачада кара кырмыскалар булу —  участок яхшы булуны күрсәтә.  Бу җир асты бөҗәкләре сәламәт туфракка өстенлек бирәләр, аларга туфракның өске катламы яхшы җылынуы һәм аскы өлешендә дым булу, аның һава үткәрүчәнлеге ошый.

Кара бакча кырмыскаларының уртача бер оясына июньнең бер көнендә ике меңгә кадәр вак гусеница, личинка, йомырка, ябышкак һәм черки җыярга сәләтле, дип санала. 

Бакча кырмыскалары туфракның структурасын яхшырта һәм аның уңдырышлылыгын арттыра. Аларның күпсанлы йөрешләре җирне көпшәкләтә, ә бу үсемлек тамырларына сулау өчен уңай шартлар тудыра. 

Кырмыскаларның файда китерүенә карамастан, тискәре яклары да бар. Алар орлык һәм үсентеләрне юкка чыгара, чәчәк бөреләрен һәм яфракларын кимерә, татлы җиләк-җимешләрне ашый, җимеш агачларында, куакларда һәм яшелчә культураларында бет таралуга сәбәпче була. Үзләренең ояларын  тиешсез урыннарда (мәсәлән, бакча җиләге сабагында) корып, кырмыскалар файдалы үсемлекләрнең үсешен туктата.

Бу бөҗәкләр зур файда китерү белән бергә шактый  зыян да сала. Көрәштә тактика да, ысуллар да конкрет бакча кишәрлегендә нәрсәгә өстенлек бирүгә карап сайлана. 

Чагыштырмача «кешелекле» алымнарның берсе — кырмыскаларның кишәрлектән мәҗбүри чыгып китүен булдыру. Караңгы төшеп, бөҗәкләр «өйләренә» кайткач, көрәк алып, ике-өч тапкыр бөтен кырмыска оясын казыгыз да, тиз генә аны бөҗәкләре белән бергә чиләккә салып, бакчадан читкә чыгарыгыз. Урманга чыгарсагыз, тагын да яхшырак була. Туздырылган ояга - чокырга кайнар су коегыз.

Кырмыскалар җиләк-җимеш агачлары һәм куакларының яшь сабакларына бет таратмасын өчен  җилемле махсус тозаклар кулланырга кирәк.

Һәм көрәшнең иң үтемле чарасы — агулы химикатлар куллану. Бу бернинди чара да булышмаган, ә дачадагы яки бакчадагы үсемлекләр бик начар хәлдә булган очракларда гына үзен аклый, диелә хәбәрдә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/10-03-2022/bakcha-kyrmyskalaryna-karshy-nichek-k-r-sherg-5850890

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев