САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бабамның армия һәм сугыш хатирәләре

"Япония читләрендә хезмәт иттем. Соңыннан фронтка юл тоттым."

Кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җитмеш биш ел вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Күпме балалар бер мәртәбә дә авыз тутырып “әти” дип әйтә алмаганнар. Ә канлы ут эчендә йөргән чал ветераннарыбызның саны елдан-ел сирәгәя бара.

Утлар, сулар кичкән шундый ветераннарның берсе минем бабам – Әхмеделхаҗ. Сарайлы – аның туган авылы. Урман- әрәмәләреннән төрле җимешләр җыеп, ягар утын әзерләп, чыбыкларыннан – кәрҗин, юкәдән чабата үреп үскән бабам тормыш итүне тырыш хезмәттән башка күз алдына да китерә алмады. Ә инде “Бабам, үзең турында, Бөек Ватан сугышы еллары турында сөйлә әле”, - дип сораша башласаң, авыр сулап куя иде. “1941 елда мин ФЗО көллиятен тәмамладым. Аннан соң армия сафларына алдылар. Япония читләрендә хезмәт иттем. Соңыннан фронтка юл тоттым. Төнлә генә дә 25-30 километр чамасы юл уза идек. Бераздан командир взводының ярдәмчесе итеп билгеләделәр. Дошман пулялары колак яныннан сызгырып кына үтәләр иде. Сугыштан кайткач, Шәрләрәмә авылында яшәдем, буровойда хезмәт иттем. Авыр эш булса да, мин бәхетемне очраттым. 1947 елның язында Сахипкамал белән гаилә корып җибәрдек. Туйдан соң туган авылым Сарайлыга кайттык. Анда Муса Җәлил исемендәге колхозда умартачылыкта эшләдем”, - дип искә ала иде ул.

Бүгенге көндә бабам вафат инде... Күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.

Без ел саен 9 нчы Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннары күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга!

Без бабаебыз белән чын күңелдән горурланабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев