САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Азат белән Булат район башлыгы сертификатына ия булдылар

Билгеле булганча, быелгы ел Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде.

Шул уңайдан илебездә эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен арттыру һәм аларны әзерләүне дөнья күләмендә һөнәри әзерлек һәм осталык стандартларына туры китерүне максат итеп куйган “Яшь профессионаллар (Ворлдскилс Раша)” чемпионаты бара. Анда Сарман аграр көллияте студентлары да катнашты. “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенциясендә Сарман аграр көллияте студенты Азат Тимербаев, Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасында “Авыл хуҗалыгы техникасын йөртү” номинациясендә Булат Хәлиуллин җиңү яуладылар. Район Сабан туенда әлеге егетләр һәм аларны әзерләгән производствога өйрәтү мастерлары Фәнис Мөхәммәтшин һәм Ринат Гайнанов район башлыгы сертификатына ия булдылар. Бүләкне аларга район башлыгы Фәрит Хөснуллин тапшырды. 
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев