САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Азалак мәктәбендә укучылар үзләренең нәсел агачының үсү тарихын беләләр

Ата-бабаларыбызның туган җирендә яшәвенә, нәселне дәвам иттерүче булуына халык шәҗәрә аркылы инанган. “Җиде бабаңны белү фарыз”, “Олыларны олылау , туган –тумачаңны, нәсел- нәсәбеңне белү фарыз ”,- дигәннәр бабаларыбыз. Боларны белмичә, туган җиреңнең, илеңнең, нәселеңнең үткәнен, халкыңның тарихын белеп булмый. Шуңа күрә нәсел шәҗәрәсен өйрәнү һәм терки бару, туган җиреңнең, халкыңның тарихын белү зарури.

7 нче февраль көнне МБГБУ “Азалак төп гомумбелем бирү мәктәбе”ндә “Гаилә тарихы – халык тарихы” шәҗәрәләр конкурсы үткәрелде. Балалар үзләренең нәсел агачының үсү тарихы турында чыгышлар ясадылар. “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, - дип әйткән бит күренекле галим Шиһабетдин Мәрҗәни дә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев