Азалак мәктәбендә Цифрлаштыру елы уңаеннан күргәзмә ачылды

.

2022 нче ел Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Димәк, бу елда халык сәнгатен популярлаштыру һәм мәдәни традицияләрне, тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен, этномәдәни күптөрлелекне, барлык халыкларның мәдәни үзенчәлеген һәм этник урталыкны саклауга аеруча зур игътибар бирелә.
   Татарстанда исә агымдагы ел Цифрлаштыру елы буларак тарихка кереп калачак. Быелга республика җитәкчелеге тарафыннан цифрлы икътисадның алга таба үсеше өчен уңай шартлар тудыру, цифрлы технологияләрне, Татарстан халкының тормыш сыйфатын арттыручы сервисларны һәм хезмәтләрне нәтиҗәле үстерү кебек мөһим бурычлар билгеләнде.
   Шул уңайдан Азалак мәктәбендә дә укучылар һәм укытучылар тырышлыгы белән күргәзмә оештырылды. Ел дәвамында күргәзмә экспонатлар белән тулыландырылып торачак.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 май 2022 - 08:53
    Сарман ярминкәсеннән репортаж
  • 6 май 2022 - 08:47
    Күренекле мәгърифәтче Морад Рәмзине туган авылында искә алдылар
  • Сарман кызлары Мөслимдә!
  • Сарман күген ап-ак күгәрченнәр иңләде
  • Күренекле мәгьрифәтче Морад Рәмзинең иҗатына багышланган халыкара форум
  • Җәлил укучылары рухи кыйммәтләрне барладылар
  • Космонавтика көне белән бәйле хатирәләрегез юкмы, дуслар?
  • Матурлыкка гашыйк остабикә
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр