САРМАН
  • Рус Тат
  • Азалак мәктәбендә сыйныфташлар очрашуы узды

    Классташлар очрашуы Бер күрешү үзе бер гомер бит, Очрашуга сәбәп табылсын. Бер-берләрен сагынышкан дуслар Күрешергә монда агылсын! Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар. Канат ярган туган ояны. Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат, Мәктәпкә дип килдек без тагын... 17 нче майда Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә бәйрәм - очрашу кичәсе булды. Мәктәпне,...

    Классташлар очрашуы

    Бер күрешү үзе бер гомер бит,

    Очрашуга сәбәп табылсын.

    Бер-берләрен сагынышкан дуслар

    Күрешергә монда агылсын!

    Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар.

    Канат ярган туган ояны.

    Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,

    Мәктәпкә дип килдек без тагын...

    17 нче майда Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә бәйрәм - очрашу кичәсе булды. Мәктәпне, укытучыларын яраткан, онытмаган укучыларыбыз килде бүген безгә кунакка. Моннан 45 ел элек сигезенче сыйныфны тәмамлап, илебезнең төрле почмакларына таралган укучыларын бүген мәктәп тагын үзенә җыйды. Сөйләшеп сүзләр бетмәде. Хатирәләр яңарттылды, истәлекле вакыйгалар искә төшерелде.

    Мәктәп елларын, сагынып, искә алдылар. Араларында күп төрле һөнәр ияләре,танылган шәхесләр бар. Шуларның берсе - Әбүзәр Габдрахманов. Ул - Татарстанның рәссәмнар берлеге әгъзасы. Мәктәпкә, укытучыларына үзенең иҗат иткән картиналарын бүләк итте.

    Бер күрешү- үзе бер шифа дип,

    Эч серләрне сөйләшик әле,

    Хәсрәтләрне уртаклашып

    Шатлыкларны бүлешик әле,

    Күңелләрне бушатыйк әле,

    Классташлар, очрашыйк әле.

    Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Венера Гайнетдинова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: