САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Азалак мәктәбендә "Әниләр көне" үтте

"Әниемнең җылы кочагы!" Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй-фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул. Әниләрнең балалар тәрбияләүдәге ролен...

"Әниемнең җылы кочагы!"

Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй-фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул.

Әниләрнең балалар тәрбияләүдәге ролен күтәрү, әниләргә хөрмәт, ихтирам тәрбияләү максатыннан, кадерле әниләребезгә багышлап, 27 нче ноябрьдә Азалак мәктәбендә "Әниләр көне" уздырдык. Балалар үзләренең матур җырларын, биюләрен әниләргә бүләк иттеләр. Бәйрәмгә барлык әниләр дә килгән иде.Балалары белән бергә дөнья мәшәкатъләрен беразга гына булса да онытып, рәхәтләнеп ял иттеләр ,күңел ачтылар.

Азалак мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Венера Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев