Азалак мәктәбендә өлкәннәрне зурладылар
Илебез буенча 5 октябрьдә Укытучы көне билгеләп үтелә. Төрле җирләрдә хөрмәтле укытучыларны котлаулар, бүләкләүләр белән искә алалар.
Аларны котлау өчен бу көннәрдә төрледән-төрле чаралар уздырыла.
Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да шушы мәктәптә хезмәт куючы һәм ветеран укытучыларны хөрмәтләп искә алдылар. Замана авырлыкларына бирешмичә,үзләренең көчләрен кызганмыйча, армый-талмый, балаларга белем һәм тәрбия бирүләре өчен зур рәхмәт әйттеләр. Саулыкта-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп, урыннары өйнең түрендә булып, балалар хөрмәтендә яшәүләрен теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев